Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар ураза гаетенә җыелды

Буген барлык мөселманнар Ураза бәйрәмен каршылый.

21 апрель – Рамазан гаете. Бу көнне Татарстандагы, шул исәптән, Баулы шәһәре һәм авыллары мәчетләрендә дә иртәнге сәгатьләрдән мөселман халкы гает намазына җыелды. “Баулы- информ” хәбәрчесе шәһәрнең “Гали” мәчетендә булып кайтты.

Мөэмин-мөселманнар Рамазан ае дәвамында ураза тотты, дога һәм намазда булдылар, изге эшләрдә катнаштылар. Бүген иртән барчасы бәйрәм намазына җыелды, ураза гаете вәгазьләрен тыңлады. Гает көнендә бер-береңне сөендерү, табыннар хәзерләп кунаклар чакыру, аларны сыйлау, үзеңә туган-кардәшләреңнең хәлләрен белеп кайту, тәбрикләүләр кебек гамәлләр кылырга кирәк.

Бүген мәчеткә килгән мөселман халкына районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов бәйрәм вәгазьләре укып ишеттерде. Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров бәйрәм уңаеннан тәбрик итте.

- Бүген иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Аның мең төрле хикмәте бар, - дип сөйләде баулылы Рәфгать абый. - Менә хәзер мәчеттән кайтуыма җәмәгатем бәйрәм табыны әзерли. Бүген туганнарыбызны кунак итәбез, үзебез кунак булабыз, бу дөньядан киткән кардәш-туганнарыбызны искә алабыз.

 

 

Фото автордан һәм Булат Минһәҗев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев