Баулылар – Теләчедә
Теләче районында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узган. Анда оешманың Баулы районы бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина да катнашкан.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы программасы бик кызыклы, эчтәлекле, бай һәм файдалы булган. Оешманың Баулы районы бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина “Хезмәткә дан” редакциясе хәбәрчесенә бу хакта тәфсилләп сөйләде. Кунакларны Баландыш авылында кунак иткәннән соң, Теләченең Сабан туе була торган зур мәйданына алып барганнар.
– Баландыш авылында чишмәләр бик күп икән. Милли киемнәр кигән кызлар, алар хакында матур итеп сөйләп, тәкъдим иттеләр. Чалгы чүкергә, янарга өйрәтүче бабай, әйрән ясауның серләрен ачучы Фәния ханым, үләнче- җиләкче Элеонора Гыйләҗева кебек кешеләргә сокланып кайттым,– ди Римма Радик кызы. – Шалаш корып, борынгы күмер самавыры куеп, печән әзерләүче авыл киленнәре бәйрәмгә җылы сулыш өрде. Әлеге чараның идея авторлары – Баландыш мәктәбе директоры Йосыф Хуҗин, җирле үзидарә рәисе Рөстәм Мөхәммәтшин. Чара барышында рус, керәшен, татар “өй”ләрендә балаларның йола уеннарына, биюләренә өстенлек биргәннәр иде. Һәр йортта – чәй табыны, мастер-класслар. Хәтта мәктәпкәчә төркемгә йөрүче балалар да кунакларга үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтә алды.
Күчмә утырышның темасы “Җәйге ялга – авылга” дип аталган, ә максаты – әлеге утырыш белән шәһәр балаларының ялын авыл балалары белән авылда оештырып, мастер-класс күрсәтү һәм, милли традицияләребезне, мирасыбызны балаларга җиткерү генә түгел, телебезне саклау, үстерү, балаларыбызда милли үзаң тәрбияләү дә.
– Менә бу чарада да мәктәп укучыларына, балалар бакчасына йөрүче сабыйларга милли тәрбия бирүгә күпме хезмәт куелган, халкыбызның гына түгел, Татарстанда яшәүче милләтләр белән аларның милли киемнәре, җыр-биюләре аша таныштыруга зур игътибар бирелгән, – дип, фикерләре белән уртаклашты Римма ханым.
Күчмә утырышка килгән кунаклар Сәгыйть Гыйниятуллинның гаилә фермасына да барганнар. Анда, татар атлары, көрәш династиясе хакында сөйләп, кунакларны таң калдырганнар. Катнашучылар “Богородские зоны” теплица территориясендә булып, андагы берсеннән-берсе матур чәчәкләргә сокланып йөргәннәр.
Фото: Римма Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев