Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Рамазан аена әзерләнә

Рамазан ае башланырга да санаулы көннәр калды. Изге айны ничек итеп үткәрү хәерлерәк? Бу хакта Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов белән әңгәмә кордык.

– Быел Рамазан ае кайчан башланып, кайчан тәмам була? Корбан гаете кайсы көнгә туры килә?
– Мартның 11 – ул уразаның беренче көне иртәнге 3 сәгать 31 минутта сәхәр ашап, эшебезне тәмамларга тиешбез. Ә кич белән авыз ачу вакыты 17 сәгать 22 минутта. 10 март көнне беренче тәрәвих намазы укыла. Апрельнең 10 көне – Ураза, ә 16 июнь  көнне Корбан гаете узачак.
–    Рамазан аена ничек әзерләнергә соң?
– Без ел саен изге ай башланыр алдыннан Рамазан аеның хикмәтләре, аңа әзерлек хакында сөйлибез. Тагын бер кабатлап үтүнең зыяны булмас. Чөнки быел гына уразага керүче кардәшләребез дә булырга мөмкин. Уразаның кадерен, хасиятен белер өчен әзерлек эшләрен алдан ук башларга кирәк. Уразаны диетага утыру, фигураны матурлап алу нияте белән тотарга ярамый. Аллаһка чын-чынлап инанып, акылың белән аңлап кабул итеп, уразаны ниятләп тотарга кирәк. Сәламәтлек ягыннан проблемалар булса, аларны да исәплисе. Мәсәлән, бик күпләр шикәр авыруы сәбәпле ураза тота алмауларын әйтәләр. Әмма бит ураза килеш тә инсулин кадарга була. Ураза вакытында бары тик ниндидер ризыкландыра торган инъекцияләр, тукландыра торган уколлар гына кадарга ярамый. Йөрәк, астма, шикәр авырулары белән дә ураза тотарга мөмкин. Әйткәнемчә, әзерлекне алдан башларга кирәк. Уразада пәйгамбәребез әйтүенчә, кешенең ашказаны гына түгел, теле дә, күзе дә ураза тотарга тиеш.
– Ураза тотмыйча савапка ирешү мөмкинме? Фидия – ул нәрсә? Аның күләме? Ураза тотучыга киңәшләр, ифтарларны кайда үткәрү яхшырак? 
 Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: татар-информ

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев