Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар милек сагында торалар

Росгвардиянең Татарстандагы иң күп санлы структураларының берсе – 71 елга якын республика гражданнары милеге сагында торучы ведомстводан тыш сак хезмәте. Аның бүлекчәләре барлык эре шәһәрләрдә һәм торак пунктларда бар, шул исәптән Баулыда да.

Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте физик һәм юридик затларның милеген килешүләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар аеруча күп була торган урыннарның террорчылыкка каршы якланганлыгын тәэмин итү буенча мөһим бурычларны башкара. Алар арасында хөкүмәт биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм башкалар бар. Ведомстводан тыш сак хезмәте аеруча мөһим һәм режим белән эшләүче объектларны, шулай ук Россия хөкүмәте раслаган исемлек буенча мәҗбүри сакланырга тиешле объектларны саклау эшен дә үти. Моннан тыш, техник сак чаралары ярдәмендә саклана торган объектларда сак, янгын сагы һәм тревога сигнализациясе  хәбәрләренә оператив чаралар күрүне дә тәэмин итә.

Хәзерге вакытта республикада 14 меңнән артык объект, 35 меңгә якын фатир, гражданнар яши торган һәм аларның милекләре саклана торган урын ведомстводан тыш сак хезмәте карамагында тора. Көн саен, тәүлек әйләнәсе, 76 мобиль тоткарлау төркеме эшли. Заманча технологияләр куллану, маршрутларны грамоталы төзү нәтиҗәсендә ведомстводан тыш сак хезмәте экипажлары тревога сигналы буенча адреска санаулы минутлар эчендә барып җитә. Ә башка вакытларда алар, җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарда патрульлек итә. 2021 елда гына да республика ведомстводан тыш сак хезмәтенең тоткарлау төркемнәре үзәкләштерелгән сак пунктына кергән тревога сигналлары буенча 51 808  тапкыр барган, ә территориаль эчке эшләр органнарының дежур частьлары заявкалары буенча – 7208 тапкыр. 379 җинаять ачыкланган, алар буенча җинаять эшләре ачылган. Алар арасында урлашу, талау, үтерү, автотранспортны урлау, наркотик чараларның законсыз әйләнеше кебек җинаятьләр бар.

Ведомстводан тыш сак хезмәте озак еллар милек сагында тору дәверендә, аның төп бурычы үзгәрешсез калды – дәүләтнең илкүләм иминлеген тәэмин итү, дәүләт эчендә тынычлык саклау.

Гражданнарны ведомстводан тыш сак хезмәтенең Баулы районы бүлегенә эшкә алу мәсьәләләрен идарә начальнигы хәл итә. Шуңа күрә бирегә эшкә урнашырга теләүчеләр подразделение җитәкчесенә мөрәҗәгать итә ала. Вакантлы вазифалар булу-булмауны кадрлар бүлегеннән белешергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат, элемтә өчен телефон номерлары Росгвардия сайтында “Филиалы” бүлегендә бирелгән. Тотрыклы һәм гарантияле керем чыганагы һәм хезмәт баскычлары буенча үсеш белән кызыксынучылар Росгвардия сафларына керә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев