Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар Каюм Насыйрины искә алдылар

Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан, “Илһам” иҗат берләшмәсе утырышы узды.

Каюм Насыйри – татар әдәбияты, фәнни һәм педагогик фикере үсешенә зур өлеш керткән күренекле татар әдибе, галим-этнографы һәм мәгърифәтчесе. 2025 елның 14 февралендә аның тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ике ел элек үк 2025 елда Татарстанда  бу истәлекле датаны зурлап уздыру турындагы боерыкка кул куйган иде. Баулы үзәк китапханәсе дә Каюм Насыйрины искә алу чарасын  оештырды.
“Каюм Насыйри – татар мәдәниятенең якты йолдызы” дип исемләнгән кичә бик тә эчтәлекле булды. “Илһам” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Люзия Габдрәфыйкова, Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп, кызыклы вакыйгаларга тукталып, бөек галимнең казанышлары турында шактый мәгълүмат бирде.
Кичәгә килүчеләр язучының хезмәтләреннән торган китап күргәзмәсе белән таныштылар, галим турында фильм карадылар, аның виртуаль музеена сәяхәт кылдылар.


Очрашуда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина да чыгыш ясады. Ул Каюм Насыйриның туган ягына сәяхәте турында мавыктыргыч итеп сөйләде 
“2024 елның сентябрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казанда узган пленар утырышында катнашкан идем, – дип уртаклашты Римма ханым. – Чара Каюм Насыйри туып үскән Яшел Үзән районы, аның үзенчәлекле тарихы һәм туган авылы Югары Шырданга (хәзер – Кече Шырдан икән) сәяхәт белән үрелеп барды. Ул бик кечкенә авыл, 30 йорт бар микән, клуб та, мәктәп тә юк. Ләкин Каюм Насыйриның якташлары, иганәчеләр һәм төрле грантлар ярдәме белән, авылны күтәрергә алынганнар. Анда бик яхшы мәчет, кунак йорты, музей йорты сафка бастырылган, юлларына асфальт салынган. Якташлары үзләренең бөек галимнәре Каюм Насыйрины онытмыйлар, беркайчан да оныттырмаячаклар да”.
Римма ханым, Каюм Насыйриның туган җирен торгызу фонды уздырган бәйгедә катнашып, лауреат дипломына лаек булган. Ул Каюм Насыйриның әсәрләренә нигезләнеп иҗат иткән “Насыйрилы балачак” шигырен кичәгә килүчеләргә дә укып күрсәтте.
Кичәгә килүчеләр чараның бик тә эчтәлекле булуы турында сөйләделәр.
“Безнең өчен шулкадәрле кадерле булган Каюм Насыйрины хөрмәтләп, безгә аның хезмәтләрен күрсәтеп сөйләп, бик матур кичә оештырганнары өчен, китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте Гасимә Сәетова. – Римма Яруллина да безгә никадәрле күп мәгълүмат бирде. Ул киләчәктә дә, Баулы “Ак калфагы”н зур дәрәҗәгә күтәреп, Казаннарда танытып торсын. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим. Илебез җиңү яулап, солдатларыбыз исән-сау әйләнеп кайтып, безне сөендерсеннәр иде.
Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев