Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар иң яхшы почтальонны сайладылар

«Баулы-информ» редакциясе ел дәвамында үз укучылары арасында төрле конкурслар оештыра. Бу ел башында журналистлар «Минем яраткан почтальон» фотоконкурсын игълан иттеләр. Анда Баулы районының барлык почтальоннары катнаша алды.

Конкурска йомгак ясаган көнне бәйгедә катнашучыларны «Баулы-информ» мультимедияле редакциясенең баш мөхәррире-җитәкчесе Евгения Леванова каршы алды.

– Безнең һәрберебез почта эше белән таныш. Без хатлар да җибәрәбез, посылкалар да җибәрәбез һәм, әлбәттә, үзебез дә открыткалар, хатларның, нәкъ менә кәгазь рәвешендә почта аша килүен шатланып көтәбез. Почта бүген дә үсеш юлында. Бүген бу хезмәт хәтта көнкүреш өчен беренче кирәк-ярак товарларны да халыкка да тәкъдим итә. Ничек кенә булса да, почтальоннарның хезмәте үзгәрешсез кала. Сез һәрвакыт халыкка һәм газета-журналларга язылучылар өчен якын кешеләр булып каласыз. Без сезнең хезмәтегезне, сабырлыгыгызны һәм профессиональлегегезне билгеләп үтәргә һәм почтальон һөнәренең хәзер дә никадәр мөһим булуын ассызыклап үтәргә телибез, – диде ул бүләкләү тантанасын башлап җибәргәндә. – Шуңа күрә шундый эчтәлектәге конкурс үткәрергә булдык. Россия почтасы көне алдыннан без конкурста җиңүчеләрне игълан итәргә шатбыз.

Конкурс берничә этаптан торды. Беренче этап 20 гыйнвардан 31 майга кадәр узды. Конкурста катнашучы укучылар материал җыйдылар һәм редакциягә фото белән текстлар җибәрделәр.

Конкурс нигезендә, икенче этап тавыш бирү формасында узды. 1 июньнән 30 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин иде. Бер ай дәвамында укучылар районның иң яраткан почтальонын билгеләү өчен тавыш бирделәр. Гомуми тавыш бирүгә өч почтальонның исемнәре тәкъдим ителде: Лилия Шәфигуллина, Ольга Гаврилова һәм Сания Шарапова. Шулай итеп, иң яраткан почтальон, 168 тавыш җыеп, Татар Томбарлысы авылыннан Сания Шарапова булды. Аның турында Эльвира Әхмәтҗанова язып җибәргән иде.

–1961 елның августында 15 яшемнән почтада эшли башладым. Баштан ук мин үз эшемне бик яраттым. Хатлар, газеталар күп иде. Элек телефоннар да, телевизорлар да булмаган бит. Кешеләр һәрвакыт почтальонны көткәннәр. Шуңа күрә мин башка эш турында уйламадым да. Башта Томбарлыда гына эшләдем, аннары Шәмәй авылын да куштылар, – дип сөйләде Сания Шарапова. – Конкурс турында нәрсә әйтәсем килә. Авылдашларыма тавыш биргәннәре өчен, шәхсән китапханәче Эльвирага рәхмәтлемен. Мин бит инде 22 ел пенсиядәге кеше. Оештыручыларга рәхмәт. Мин үзем дә район газетасына язылам. Һәр битне яратып укыйм. Мин әле яхшы күрәм, рәхәтләнеп укыйм.

– Конкурс турында район газетасыннан укып белдем, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова. – Мин шунда ук гомер буе почтада эшләгән Сания апа Шарапова турында язармын дип уйлап куйдым. «Почтальон Сания апа», без аны балачактан ук хәтерлибез. Ул авыл буйлап зур сумка күтәреп йөри иде. Сания апаның безгә газеталар һәм журналлар таратканын хәтерлим. Шуңа күрә мин аның турында яздым. Беренче урынны алдык. Бу безнең өчен ниндидер адреналин кебек тә булды. Тавыш бирү һәм катнашу вакытында борчылу белән көттек. Танышларыбыз, авылдашлар тавыш бирде. Һәм без җиңүчеләр!

Икенче урында – Баулы шәһәреннән Ольга Гаврилова. Аның турында «Тарих битләре» клубы әгъзасы, туган якны өйрәнүче Алексей Пронин язган иде. Ольга Гаврилова 56 тавыш җыйды.

– Мин почтада 1999 елдан бирле эшлим, – дип сөйләде Ольга Гаврилова. –Почтада эшләгән вакытта баштан төрле хәлләр кичте. Кешеләр белән аралашу күп булганы өчен үз эшемне яратам мин. Һәрбер эштә кебек үк, авырлыклар да була. Без аларны җиңәр өчен яшибез.

– Конкурс турында газетадан укыгач белдем, – диде Алексей Пронин. – Ул минем яраткан, хөрмәтле почтальоным. Безнең белән һәрвакыт ачык, һәрвакыт елмаеп сөйләшә, игелекле. Шуңа күрә мин аның турында язарга булдым да. Конкурс бик кызыклы. Ләкин ирләр аз. Ир-атларны да күрәсем килә.

Ә өченче урында Баулы шәһәреннән Лилия Шәфигуллина. Ул 36 тавыш җыйды. Аның турында газета укучыларга Розалия Гозаерова сөйләде.

– Элек мин Александровка авылында яшәдем. 2000 елда Баулыга күчендек. Шунда ук почтага эшкә килдем. Эш ошады. Почта эше- кешеләр белән аралашу. Почтада «яшим» дип әйтергә була. Әлбәттә, элек эшләү кызыклырак иде. Почтальоннар үзара ярышып газетага язылучыларны җыялар иде, – дип уртаклашты Лилия Шәфигуллина. – Соңгы елларда кешеләр ябылды дисәм дә була. Хәзер кайбер райондашларның йортына да тиз генә кереп булмый. Әлбәттә, әби -бабайлар белән җиңелрәк. Ә конкурс турында газетадан укып белдем. Аннары Розалия минем янга килде һәм минем турында язарга теләвен әйтте. Мин ризалаштым. Ул мине фотога төшерде һәм минем турында конкурс өчен кечкенә материал язды. Оештыручыларга рәхмәт. Күбрәк язылучылары, укучылары артуын телим.

Конкурста җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның барысы да кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев