Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп тема

Баулылар Фәнис Яруллин һәйкәле янына зур өмәгә җыелды

“Бөтенроссия тарихи урыннар һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне” акциясенә баулылар да кушылды. Әлеге акция 15 апрельдән 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле бүлекчәсе, Фәнис Яруллинның Кызылъяр авылындагы музей-йорты, китапханә хезмәткәрләре Фәнис Яруллин һәйкәле тирәсен җыештыру буенча зур өмәгә җыелдылар. Һәйкәлне, мәрмәр ташлардан ясалган мәйданчыкны тулысынча юып чыктылар. Һәйкәл тирәсендә ясалган чәчәк клумбаларын йомшарттылар Фәнис Яруллин үзе исән чакта аның белән аралашып яшәгән район кешеләре әлеге өмәгә бик теләп килгәннәр.

– Без Фәнис абыйны үзе исән вакытында күреп, аралашып яшәвебез белән бәхетле кешеләр дип әйтә алам, – ди “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина. – Бүген шундый рәхәт көн, чын күңелдән әлеге өмәгә җыелыштык. Фәнис Яруллин һәйкәле шәһәребезнең үзәк урамында бит, биредә иң күп кеше йөри торган урын. Шулай ук Баулыга читтән килгән кунаклар да сокланып үтәрлек булсын. Шуны да әйтәсем килә, быел без – баулылар дөньякүләм “Әдәби марафон”ны да якташыбыз Фәнис Яруллин әсәрләренә багышладык.

– Фәнис Яруллин белән без һәрвакыт бик матур аралашып яшәдек, бүгенге көндә дә аның тормыш иптәше Нурсөя ханым белән аралашабыз, – дип сөйләде баулылы Рәзинә Сәлимшина. – Бүген өмә буласын белеп, бик теләп, яхшы кәеф белән килдем. Әлеге өмәгә үз өлешемне кертә алуыма мин сөенәм.

Һәйкәл тирәсенә узган елда утырткан агачларны Кызылъярдагы Фәнис Яруллинның музей-йорты бакчасына күчереп утыртырга уйлаганнар. Чөнки берничә елдан агачлар биек булып үсәргә мөмкин.

– Агачларны алып, музей-йорт бакчасына утыртабыз, – дип сөйләде Фәнис Яруллинның музей-йорты җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина. – Без музей тирәсендә дә өмәләр үткәреп торабыз. Бакчада агачлар үсеп китсә, аларны кирәк урыннарга кабат күчереп утыртачакбыз. Ә биредәге һәйкәл тирәсендә бары тик чәчәкләр генә утыртачаклар.

Өмәгә килүчеләр һәйкәл тирәсен тәртипкә китереп, якташыбызга чәчәк бәйләмнәре дә куйдылар.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев