Баулылар “Чатыр тауда җыен”да катнашкан
Төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” Халыкара халык иҗаты фестивале, Татарстан Хөкүмәте гранты ярдәме белән, Татарстанның иң биек ноктасында – Чатыр тауда – үткәрелә.
Кызылъяр авылы мәдәният йортының Ленир Дәүләтшин җитәкчелегендәге “Нәүрүз” халык фольклор ансамбле Азнакай районында төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” Халыкара халык иҗаты фестивалендә катнашып кайткан.
Фестиваль быел 11нче мәртәбә узган һәм анда барлыгы 40 коллектив чыгыш ясаган. Гадәттәгечә, әлеге чара Татарстанның иң биек ноктасында – Чатыр тауда үткәрелгән.
Фестивальдә катнашкан фольклор ансамбльләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Чыганак: ВКонтакте социаль челтәрендәге “Кызылъяр авыл җирлеге (Кызылъяр авыл мәдәният йорты)” төркеме https://vk.com/club106184107?w=wall-106184107_5060
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев