Баулылар бриллиант туйларын билгеләп үткән
Кызылъяр авылында яшәүче Фәнимә һәм Рәшит Мөҗиповларның бергә гомер итүләренә 60 ел булган. Аларны авыл җирлеге һәм ЗАГС бүлеге вәкилләре дә тәбрик иткән.
Рәшит Мәүләви улы белән Фәнимә Гата кызы тумышлары белән Башкортстаннан. Аларның төп хезмәт еллары да нәкъ менә шунда узган. Фәнимә апа 30 ел буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән – нәниләргә җан җылысын өләшкән, аларны игелекле һәм игътибарлы булырга өйрәткән. Рәшит абый исә 25 ел дәвамында дәүләт сорт сынау участогында тырыш хезмәт куйган һәм лаеклы ялга мөдир вазыйфасыннан чыккан. Аның һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгы хезмәттәшләре өчен һәрчак үрнәк булган. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Мөҗиповлар күпсанлы мактау грамоталары, бүләкләр белән бүләкләнгән, алар икесе дә – хезмәт ветераны.
Рәшит абый белән Фәнимә апаның Кызылъярда яши башлауларына да 20 елдан артык вакыт үткән. Шул гомер эчендә аларның йорты туганнары һәм якыннары өчен чын мәгънәсендә җылылык һәм тартылу үзәгенә әверелгән. Йорт ишеге кунаклар өчен һәрвакыт ачык, ә биредәге эчкерсез, дусханә мохит күңелләрне җәлеп итә.
Мөҗиповларның иң зур казанышы һәм байлыгы – аларның мәхәббәт, үзара аңлашу һәм олы хөрмәткә корылган гаилә булулары. Юбилярлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә аларның кадер-хөрмәтен тоеп, биш оныкларына һәм бер оныкчыкларына сөенеп, бәхетле картлык кичерәләр.
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Рәшит абый белән Фәнимә апа әле дә тырышып дөнья көтәләр: өй-ишегалдын үрнәк тәртиптә тоталар, бакчада мәш киләләр, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Кая карама – һәркайда тәртип һәм җылылык хөкем сөрә.
Мөҗиповларны әлеге истәлекле вакыйга белән Баулы районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм Кызылъяр авыл җирлеге секретаре Ләйсән Низамова котлаган. Алар, хөрмәтле өлкәннәргә иң изге теләкләрен җиткереп, Баулы районы башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Мөҗиповлар мактаулы юбилярларны теркәү китабына кул куйганнар.
Бриллиант туй – гаилә тормышында зур вакыйга. Ул яшь буынны сокландыра да, илһамландыра да. Мөҗиповларның гаилә берлеге – мәхәббәт, хезмәт һәм үзара ярдәмләшүнең дистә еллар аша гаилә җылысын югалтмыйча саклап калуының ачык мисалы. Аларга ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннары янәшәсендә озак еллар бәхетле гомер кичреүләрен телибез!
Фото: Баулы ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев