Баулылар Бөтенроссия акцияләренә кушылдылар
Бүген, 22 июньдә, Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулды. Шул уңайдан, Кызылъяр авылындагы обелиск янында “Хәтер шәме” һәм “Тынлык минуты” Бөтенроссия акцияләре узды.
“Хәтер шәме” акциясе – Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет солдатларының батырлыгына хөрмәт күрсәтү.
“Хәтер шәме” һәм “Тынлык минуты” Бөтенроссия акцияләренә полициянең участок уполномоченные, полиция капитаны Айрат Гыйбадуллин, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар, авыл халкы кушылды.
“Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара, тик алар халык хәтереннән бер кайчан да җуелмаячак. Чөнки бу сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк, – дип билгеләп үтте чараның алып баручысы Ленир Дәүләтшин. – Башка бер дә сугыш афәтләре күрергә язмасын, балаларыбыз, оныкларыбыз, якыннарыбыз исән-сау булсын”.
Кызылъярлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сүз уңаеннан, Кызылъярдан Бөек Ватан сугышына 600гә якын кеше киткән, яртысыннан күбрәге туган якларына әйләнеп кайта алмаган.
“Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан-буынга күчә, сагыну, юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара”, – диде Ленир Дәүләтшин.
Чарада катнашучылар үз гаиләләренең геройларын – сугышта катнашкан туганнарын – искә алдылар һәм, хәтер шәмнәрен кабызып, обелискка куйдылар.
Мондый чаралар яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, тарихны хөрмәт итәргә өйрәтүдә зур роль уйный.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Кәрим Дәүләтшин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев