Баулылар Баулы турында яза
Гомере буе нефтьче булып эшләгән Марлис Зәйдуллин редакциягә Шәһәр көне уңаеннан язган шигырен алып килде.
Баулым
Яратам сине, данлы Баулым!
Алда да артсын синең даның.
Рәхәт яшәсен эшчән халкың.
Синдә яшәп, бәхетен тапсын.
Баулым, хәзер сиңа бик кыен,
Килеп чыгар әле бер җае.
Пәйда булыр оешмалар да,
Күп булыр эш урыннары да.
Ике елда син үзгәрдең, Баулым.
Ифрат матурландың бит син бүген.
Кырау суккан чәчәк шикелле
Элек башың аска иелгән иде.
Соклана халкым сине күреп,
Матурландың, чәчәк аттың син.
Барсын күреп, туды бер теләк:
Бу пөхтәлек безгә зур бүләк.
Марлис Зәйдуллин,
Баулы шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев