Баулылар “Авылым гүзәллеге” проектына кушылдылар
Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә интернет челтәрендә “Авылым гүзәллеге” (“Великолепие села”) проекты оештырылды. Ул татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша алды. Баулы районыннан да әлеге проектта ун кеше катнашты.
Оештыручылар сүзләренчә, проектта катнашырга теләк белдерүчеләр шактый булган: Башкортостан һәм Мордовия республикаларыннан, Омск, Оренбург, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстанның Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Биектау, Бөгелмә, Буа, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Сарман, Теләче, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә һәм Яшел Үзән районнарыннан 200дән артык гариза кабул ителгән.
Проект 1 марттан 21 мартка кадәр “ВКонтакте” социаль челтәрендә барды. Катнашучылар үз авылларының милли тарихы, гореф-гадәтләре, танылган шәхесләре, сәнгать, мәгариф, фән, спорт һәм башка өлкәләрдә эшлеклеләре, Ватанны саклаучы геройлары, декоратив-гамәли сәнгать осталары, һәм аларның иҗат җимешләре, риваятьләре (халык авыз иҗаты), чишмәләренең тарихи кыйммәте, авылдашлары иҗаты (музыка кораллары, костюмнар, әсәрләр, җырлар, биюләр) турында тәфсилләп сөйләделәр.
Баулы районыннан Римма Нәгыймова, Фәнзия Шәмсетдинова, Индира Сәйфуллина – Исергәп, Ильзия Латыпова – Мортаза авылы, Эльвира Әхмәтҗанова – Татар Томбарлысы, Флүзә Исмәгыйлова һәм Гөлнур Хафизова – Хәнсевәр, Алия Кыямова, Роза Шәфигуллина – Яңа Шалты, Римма Яруллина Яңа Чүте тарихын яктыртты.
– Мин инде бик күптән авылыбыз Яңа Шалты турында мәгълүмат туплаган идем. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз Саратов якларыннан килеп урнашканын Исергәп авылы имамы, тарихчы Камил абый Шәмсуаровтан белешкән идем, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Роза Шәфигуллина. – Алар минем әткәй белән өченче буын туганнар. Авыл тарихы турында язарга җай чыккач, бик шатланып, “Авылым гүзәллеге” проектына кушылып киттем. Шундый мавыктыргыч шөгыль булды, хәтта азагына якынлашканын да сизмәдем. Авылдашларым да рәхмәт, язмаларны кызыксынып укыйлар.
– Авыллар турындагы марафон бик мавыктыргыч булды. Безнең районнан күп кеше катнашты, бу бик сөенечле. Әлеге проект башка марафоннарга караганда мавыктыргычрак булды. Үз авылың, аның кешеләре турында язу рәхәт бит ул! Башка елларда да катнаша идем, миңа быелгысы бигрәк тә ошады, күңелле булды. Инде тәҗрибә дә бар, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Үзебезнең авыл тарихын да яздык, башкаларның язмаларын да укыштырып бардым, ә үзебезнең район авыллары тарихы турындагы язмаларны тулысынча укып бардым. Миңа бик ошады.
Катнашучылар фикеренчә, авыллар тарихы, гореф-гадәтләре, чишмә һәм елга-күлләре, таулары, үзән-кырлары, хәтта юллары тарихы, зыялы нәселләр – барысы да кызыклы һәм әле ачылып та бетмәгән, аларда сер бар кебек. Әмма белгәнен, булганын язып, киләчәк буыннар да укырлык итеп калдыру – безнең бурыч.
Шушы көннәрдә “Авылым гүзәллеге” проектына нәтиҗә ясалды. Безнең районнан Римма Яруллина белән Индира Сәйфуллина җиңүче дип табылды. Җиңүчеләргә бүләкләрне районнарга барып тапшыру күздә тотыла.
Фото: Индира Сәйфуллина, Римма Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев