Баулының нәни гүзәле-2012
Бүген "Баулының нәни гүзәле-2012" матурлык һәм талантлар конкурсында җиңүчеләр ачыкланды.
Финалда берсеннән-берсе чибәррәк һәм сәләтлерәк 13 кыз катнашты. Аларга биш биремне үтәү бурычы куелган иде: "Фитнес" (спорт киемендә чыгыш ясау), "Визитка" (үзең турында сөйләү), "Иҗади номер" (җыр яки бию башкару, яисә шигырь уку), "Деним" (икенче иҗеккә басым, джинс костюмында дефиле).
Нәтиҗәдә барлык финалчылар да төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Ә "Баулының нәни гүзәле-2012" таҗына Карина Галимова лаек булды, ул "Татарстанның нәни гүзәле" конкурсында катнашачак.
Интернет-тавыш бирүдә Аделина Хөсәенова (тамашачылар мәхәббәте призы) җиңүгә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев