Баулының “Өмет” мәчетендә мәетханә төзү эшләре дәвам итә
Узган ел Баулының "Өмет" мәчете ишегалдында мәетханә төзелешенә нигез салынган иде. Быел җирләр кардан ачылып бераз җылыткач та, яше-карты әлеге изге эшкә алындылар.
- Без моңа кадәр күрше районнардагы мәчетләрдә мәетханә булуга кызыгыбрак карый идек. Бергәләп уйлашканнан соң, өлкәннәр белән киңәшләшкәннән соң, үзебез дә мәетханә төзергә уйладык, - ди районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. - Узган ел аның нигезен булдырдык. Эш башлангач, акчалата, материал белән ярдәм итәргә теләүче райондашларыбыз табылды, кайбер оешмалар да читтә калмады. Бүгенге көндә мәетханәләрнең кирәклеген күпләр бәлки аңлап та җиткермидер. Аның бездә булуы - иң авыр вакытларда кешеләргә азрак кына булса да җиңеллек китерү. Чөнки күпләребез кайгылы вакытта югалып калабыз, ә бәлки үлгән кеше ялгызыдыр. Кешене соңгы юлга озату мәетханә аша башкарылса, авырлык бераз кими. Монда бит шәригать кануннарына туры китереп мәет юыла, дөрес итеп кәфенлеккә төрелә, укыла. Аның якыннарына вәгазьләр аша психологик ярдәм дә күрсәтелә.
Өмәчеләр арасында иң өлкән агаларның берсе Марс абый Миннушин. Ул 80 яшь белән баруга карамастан, оештыру эшләрен башлап йөрүче кешеләрдән. Осталар кулына тоткан һәр эш коралы аның куллары аша уза. Ул һәр балта, чүкеч, пычкы ише әйберләрне үткенләп, кирәксә, саплап, җайлап биреп тора. Гомере буе төзелеш эшләрендә эшләгән карт һәр куелган ташны, кадаклаган тактаның дөреслеген, тигезлеген карап, кисәтеп алырга яки ачуланырга да күп сорап тормый дип көлешәләр өмәчеләр.
- Без бит барыбыз да иртәме-соңмы шушы юлдан үтәсе. Мондый эш башлануга без бик шат, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, - ди Марс абый үзе дә эшләгән җиреннән башын күтәреп. - Райондашлар, бу тирәдә яшәүчеләр бергәләп кереп ярдәм итсәләр, төзелешне бәлки тизләтеп тә булыр иде, - ди ул.
Өмәгә йөрүчеләр быел мәетханә төзү эшләрен төгәлләргә, аны эшләтеп җибәрүгә өметләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев