Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар сайлауда актив катнаша

5нче мәктәп каршында сәгатъ иртәнге сигезенче яртыда ук халык җыелган иде. Биредә өч сайлау участогы урнашкан.

№ 1032 сайлау участогы рәисе Равил Мөхәммәтҗановның сүзләренә караганда, тугызынчы яртыга ук 50 кеше тавыш биргән булган. Беренчеләрдән булып Галина Рамаданова килгән. Аңа һәм участокның иң өлкән сайлаучысы 88 яшьлек Энҗе Хәкимовага сайлау комиссиясе бүләк тапшырды.

- Мин сайлауларда 18 яшемнән катнашам, берсен дә игътибарсыз калдырганым булмады, - дип сөйләде Галина Рамаданова. - Башкача мөмкин түгел, чөнки һәрберебезнең тавышы мөһим. Дәүләт думасына кемнәр керүе дә, нинди законнар кабул ителүе дә шуңа бәйле. Мин инде 7 ел рәттән беренчеләрдән булып тавыш бирәм.

- Мин, яшь буын вәкиле буларак, Дәүләт думасаның яңа составына зур өметләр баглыйм. Спорт үсешенә, яшь гаиләләр өчен йортлар төзүгә игътибар бирелер дип көтәм, - диде 24- яшьлек Данил Чернышов. - Сайлауларны калдырмыйм. Минем тавышым да мөһим дип ышанам.

Баулылар сайлауга гаиләләре белән киләләр. Балалар сайлау барышын күреп белергә тиеш, дип уйлый ата-аналар. Мәсәслән, Рамил һәм Тамилла Калимуллинлар улларын Аскарны да үзләре белән иярткән.

Үз сайлау участогына инвалидлар җәмгыяте вәкиле Валентина Килячкова да килгән.

- Теләгем шул - яңа составта җыелган депутатлар инвалидлар җәмгыяте өчен салымнарны киметсен иде, - диде ул.

Иртәнге сәгать 10га Баулы районында 22 процент сайлаучылар үз тавышларын биргән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев