Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар, милек түләү вакытты чыгып бара

2017 елның 1 декабренә кадәр түләп өлгерергә кирәк.

Әлеге тема буенча көнүзәк сорауларга Россия Федераль салым хезмәте Татарстан буенча 17нче санлы районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Надежда Андреева җавап бирә.

- Надежда Николевна, быел гражданнарга салым белдерүләре ничек юллана?

- Белдерүләр почта аша заказлы хат рәвешендә җибәрелә. "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" сервисыннан файдаланучылар аларны бары электрон рәвештә генә ала.

- Кеше теркәлгән урынында яшәмәсә, салым белдерүен почта аша алмаса

нишләргә?

- Бу очракта иң гади ысул - салым хезмәте сайтында (nalog.ru) "Личный кабинет" булдыру. Моны түбәндәге юллар белән эшләргә мөмкин:

а) кайда исәпкә куелуга карамастан, Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясеннән логин һәм парольле теркәү картасын алу;

б) электрон имза/универсаль электрон карта ярдәмендә;

в) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында шәхсән расланган учёт язмасы ярдәмендә. Тагын бер ысул - фактта яшәү адресына почта аша белдерүләр килсен өчен, салым органына адрес турында гариза тапшыру.

- Салым белдерүен почта аша алмаган кешеләр нәрсә эшләргә тиеш?

- Квитанцияләрнең килмәвенең берничә сәбәбе бар: ташлама булганда; салым күләме 100 сумнан артмаса; салым түләүче "Личный кабинет налогоплательщика" сервисыннан файдаланса. Башка очракларда салым түләүчегә салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яки "Личный кабинет налогоплательщика" аша мәгълүмат юлларга кирәк.

Күчемсез милеге яки транспорт чарасы булып та беркайчан да салым белдерүләре алмаган яки салым салына торган милегенә карата салым ташламалары алу турында гариза язмаган кешеләр әлеге объектлары булу турында салым органына хәбәр итәргә бурычлы.

- Балигъ булмаган кешеләр милек салымы түләргә тиешме?

- Милеге булган һәркем яшенә бәйсез рәвештә милек салымы түләүче булып санала. 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган кеше өчен килешүләрне алар исеменнән бары законлы вәкилләре - ата-ана, уллыкка алучы, опекун, попечитель башкара ала (искәрмә: килешүне мөстәкыйль башкарырга хокук булганда, мәсәлән хезмәт хакыннан, стипендиядән һәм башка керемнәрдән файдалану).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев