Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар хаҗдан кайтучылар белән очрашты

Бүген "Гали" мәчетендә күркәм бер чара узды - баулылар хаҗилар белән очрашып, әңгәмә кора алдылар. Мәчеткә килүчеләр өчен мул табын да әзерләнгән иде.

Бүгенге җомга намазы тагын да тантаналырак рухта узды. Вәгазь вакытында Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов хаҗның хикмәтләре турында бәян итте. Намаздан соң хаҗилар хис-кичерешләре белән уртаклашты, истәлекле бүләкләр таратты - шулар арасында түбәтәйләр, дисбеләр.

Иң зур бүләк - Зәм-Зәм суын да авыз иттерделәр.

Быел Баулы районы мөхтәсибәте аша 15 кеше хаҗ кылганнар. Шулар арасында Фатых Миңнуллин да бар.

- Мөмкин булса, бүген үк кабат хаҗ кылыр идем, - дип уртаклашты ул "Хезмәткә дан" газеты журналисты белән. - Хаҗдагы кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Шуны гына җиткерәсем килә - мөмкин кадәр тизрәк дин юлына басыгыз. Бигрәк тә олы яшьтәгеләрне өндим, бу карарны бер дә соңга калдырасы юк икән.

Хаҗия Венера апа Газизова хаҗга барырга дип 2008 елда ук уйлана башлаган. Кызганычка каршы ул вакытта аның теләге чынга ашмаган. Ә быел аңа хаҗ кылырга насыйп булган.

- Мин озак уйланып йөрдем, ләкин иптәшем минем теләгемне хуп күрде, - дип сөйләде Венера Газизова. - Мин Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән төркемгә эләктем. Хаҗдан күңелем яктырып кайтты. Мөмкинлекләрегез булса хаҗ кылыгыз.

Баулыдан хаҗга Рәсим абый Алтунов та бараган.

- Хаҗда безгә миһәрбанлы кешеләр генә очрап торды, - дип сөйләде ул. - Пакстан, Һинд, Дагыстаннан килгән мөселманнар белән күрештек.

Очрашу турында тулырак мәгълүматны "Хезмәткә дан" газетасында укырга мөмкин. Шулай ук 5 октябрь көнне Баулы телевидениесенең чираттагы "Хәбәрләр" чыгарылышында видеосюжет карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев