Баулылар авыру балаларга акчалата ярдәм итә
«Хезмәткә дан» газетасының 16 октябрь санында Гөлшат Хафизова һәм тумыштан балалар церебраль перпличы белән авыру сабыйлары Алмаз белән Азалия турында мәкалә басылган иде. Игезәкләрнең әнисе газета һәм Баулы телевидениесе аша балаларын дәваларга ярдәм күрсәтүләрен үтенде.
Мәкалә дөнья күргәннән соң, байтак шалтыратулар булды, өлкән яшьтәге кешеләр, редакциягә килеп, акча калдырып киттеләр. Хөрмәтле укучыларыбыз, 6800 сум күләмендәге сез җыйган акчалар Гөлшат Хафизованың кулына тапшырылды.
Мәскәүдәге медицина технологияләре институтында дәвалану өчен һәр балага 200әр мең сум акча кирәк.
- Үтенечемне кире какмаган кешеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм, - ди Гөлшат Хафизова. - Баулы райоыныннан шалтыратучылар булды, кемдер почта аша акча җибәрде, кемдер, «Русфонд» хәйрия фондындагы реквизитларыбызны табып, шуңа акча салды. 100 мең сумнан артык акча җыясы калды. Җыелып беткәч, акчалар медицина учреждениесенә күчереләчәк. Аннары безне дәвалануга чакырачаклар. Шушы көннәрдә Азалиягә ике флакон «Кеппра» препараты сатып алдым. Ярдәм күрсәтүчеләргә бик зур рәхмәт. Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев