Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда үзәк мәчет юбилеен билгеләп үттеләр

Быел "Гали" мәчете тѳзелүгә егерме ел тулды. Бу юбилейга багышлап мини-футбол буенча яшьләрнең иптәшләрчә матчы оештырылды, ә мәчетнең үзендә мәҗлес узды.

Өстәл артында мәчет төзелешенә зур өлеш керткән кешеләр, элекке имамнар, мәчеткә йѳрүчеләр җыелды.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин исеменнән җыелышта катнашучыларны аның урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады. Атказанган нефтьче Марсель Мөхәммәтшин мәчетнең тѳзүлүе турында сөйләде. Мәчетне тѳзүдә, тѳзекләндерүдә катнашкан hәм бүгенге кѳндә ярдәм күрсәткән кешеләр искә алынды.

Мәчеттә эшләгән еллары турында Баулы районының элекке имам-мѳхтәсибе, бүгенге кѳндә Әлмәттә эшләүче Исмәгыйль хәзрәт Биккинин сѳйләде.

Мәчет тарихында матур мизгелләр дә, авырлыклар да булган. Аларны барысын да кунаклар искә төшерделәр. Очрашу бик җылы шартларда үтте.

Соңгы елларда мәчеттә күп эшләр башкарылган, төзекләндерү эшләре бүген дә дәвам итә. Барлык катнашучылар, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән киләчәктә дә мәчет чәчәк атачагына ышаныч белдерделәр. Алга таба да мәчетебез изге эшләрне оештыруга, яшьләрне тәрбияләүгә үз ѳлешен кертәчәк.

Фото: Илдар Шәмсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев