Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда якташлары шагыйрь Фәнис Яруллинны искә алдылар

9 февральдә якташыбыз, татар халкының онытылмас шәхесе - Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемнәрендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 79 яшь тулган булыр иде. Бүген шагыйрьнең туган көнендә аның һәйкәле янына китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, ветераннар хәтер митингы үткәрергә җыелды.

Чараны Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин ачып җибәрде:

- Фәнис ага белән исән чагында даими очрашып, аралашып тордык. Без бөек якташыбыз белән горурланабыз, - диде ул. - Бүген аның истәлеген олылап килгәнегез өчен зур рәхмәт.

Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, ул үзенең бар тырышлыгын, рухи көчен әдәбиятка багышлаган кеше. Әдипнең беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 нчы елларда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылып чыккан.

Фәнис Яруллин туган ягы Баулы җирендә үзе исән чакта көтеп алынган кадерле кунак иде. Бүгенге көндә аның бөек шәхес, үзенең кечкенә ватанының яраткан баласы булуын Баулының үзәк урамнарының берсендә аңа атап куелган Һәйкәл, туган авылы Кызылъярда төзелгән музей-йорт, мәктәп биналарында урнашкан музей бүлмәләре сөйли. Әлеге объектларга ел дәвамында укучы балалар, аның иҗатын сөючеләрнең, иҗатташ дусларының сукмагы өзелми. Анда искә алу чаралары, иҗат кичәләре үткәрелә.

Һәйкәл янына килгәннәрнең күпчелеге диярлек Фәнис Яруллин белән таныш булган, аның иҗатын сөюче, хөрмәт итүче кешеләр. Чара барышында якташыбызның иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Митинг Фәнис Яруллинның һәйкәленә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев