Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда тагын бер “динозавр” кое табылды

Быел "Хезмәткә дан" район газетасының 22 июль санында Салих Сәйдәшев урамының 23-нче санлы йортындагы канализация челтәре проблемалары хакында яздык. Әмма укучыларыбызны әлеге темага әйләнеп кайтырбыз дип ышандырган идек.

Гомумән алганда, шәһәрнең 27-нче микрорайонындагы 19 нчы йорттан алып 33нче санлы йортларына кадәр канализация торбалары тыгылу аркасында якын-тирә коелар тулып, пычрак суларның тышка, подвал һәм подъездларга агып керүеннән җәфа чигәләр. Нәкъ менә шушы йортларда канализация белән бәйле төзексезлекләрне бетерү өстендә "Водоканал" оешмасы һәм торак милекчеләр ширкате тарафыннан эш алып барылды. Бүген "Водоканал" оешмасы хезмәткәрләре моңа кадәр беркем белмәгән дүртенче коены тапты.

- Без ел башыннан алып әлеге проблеманы хәл итү өчен байтак эшләр башкардык. Канализация челтәрләре схемасы, ягъни кайда, нинди кое урнашканлыгы турында беркем дә төгәл генә белми. Алар салынганга да күпме еллар. Ә эшче куллар алышынып тора, - ди "Водоканал" оешмасының производство буенча директор урынбасары Раиль Хәбипов. - Быел гына да без торбалар буйлап эзләгәндә 3 канализация коесы таптык. Аларның икесе 27-нче санлы йорт артында, ә берсе 31-нче санлы йорт алдында табылды, ә бу кое дүртенчесе инде. Моңа кадәр аларның барлыгын беркем белмәгән. Аларны чистарттык, юдырдык, тоташкан иске торбаларын алыштырдык һәм кое "авызын" өскә күтәртеп калдырдык.

Аның сүзләренчә, иске коелар табылган саен, канализация белән бәйле проблемалы хәлләр дә кими бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев