Баулыда сасы йорт, борчалы подьезд бар
Без нишләргә тиеш, тагын кемгә, кая мөрәҗәгать итик? Әлеге сорау белән чарасызлыктан редакциягә шәһәрнең Салих Сәйдәшев урамындагы 23нче йортның 15нче подъездында яшәүчеләр килде. Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан без шунда юнәлдек.
Чынлап та, подъезд ишеге төбеннән үк борынга сасы ис килеп бәрелә.
- Йорт кулланылышка тапшырылганнан бирле 1992нче елдан алып биредә яшим. Әмма мондый хәлне күргәнебез булмады. Йорттан чыккан канализация суы инде бер айлап подвалга агып ята. Беренче көннәрдә безнең йортка хезмәт күрсәтүче торак милекчеләре ширкәтенә шалтыраттык. Ярар, карарбыз, дигән җавап ишеттек. Хәл үзгәрешсез калды. Аптырагач, үзебез бардык, гариза калдырдык. Килеп карадылар, рәхмәт. Ләкин бернинди дә чара күрелмәде. Торбалардан ычкынган заглушкаларны урынына куйдылар да, калганы "Водоканал" эше дип, китеп тә бардылар. "Водоканал" килеп, коены чистартты. Әмма хәл шул килеш калды. Бүгенге көндә ис кенә түгел, подвалны һәм подъездны борча басты. Өске катка менеп җиткәнче аякны, бөтен тәнне сырып алалар. Фатирда да шул ук хәл. Ашарга утырырга мөмкин түгел, күңел бутала. Черки белән чебенен әйтеп тә тормыйм инде. Эшкә барам, бик уңайсыз, шул ис хәтта киемнәргә сеңеп калган, - ди өченче катта гомер итүче Физәлия Хәмзина.
Аның сүзләренә күршесе Рәвис Гәрәев та кушылды. Ул да шул ук сүзләрне кабатлады. Подъездда беренче катта урнашкан электр щиты астын да яхшылап ясамыйлар, аның асты ачык, подвал күренеп тора. Шакшы ис, борчалар, чебен-черкиләр шуннан да кереп утыра икән.
Без йорт янында басып торган арада Физәлия ханым торак милекчеләре ширкәтенә, диспетчерга тагын бер тапкыр шалтыратты. Озак көттермичә генә ширкәтнең мастеры Әсгать Әлтәпов килеп җитте.
Шалтыратып, еш борчыганнары өчен бу йортта яшәүчеләрне җиңелчә генә шелтәләп алгач (югыйсә, ул үзенең эшен башкара), подвалның ишеген ачты. Имеш, газета, телевидение аша күрсәткәч, хәл үзгәрәчәкмени?
Подвалга юл ачылды. Анда төшәр өчен Физәлия апа һәркемгә резин итекләр әзерләп куйган иде. Анда чынлап та канализация суы агып ята. Кухнядан, бәдрәфтән юылган барлык шакшы, тизәк калдыклары йөзеп йөри. Подвал эче урыны-урыны белән сазлыкка әверелгән, йөрерлек, искә чыдарлык түгел.
- Менә, үзегез күрәсез, безгә ничек яшәргә? - дип, сорау бирде җавап таба алмый гаҗизләнгән Физәлия ханым.
Чынлап та, подвалдан чыккач, аякны тезгә кадәр кап-кара итеп борча сырып алган иде. Чирканыч булып китте. Ирексездән, ә көн саен шундый шартларда яшәргә мәҗбүр кешегә ничегрәк икән, дип уйлап куясың.
Подвалдан чыккач та, торак милекчеләр ширкәте мастеры, "Водоканал" оешмасы гаепләрен күрсәтеп, сөйләвен дәвам итте.
- Менә карагыз, бу нинди кое инде? - дип ачып күрсәтте.
Яртылаш ватык бетон капкачны ачу кыенлык тудырмады.
- Торбалары майланып, тыгылып беткән, ә торба тыгылса, әлбәттә, подвалдагы заглушка бәреп чыга. Чөнки ул шулай көйләнгән. Аны бәреп чыгармаса, шакшы сулар фатирга раковинадан яки унитаздан чыгачак бит. Бу "Водоканал"ның эше. Без торба чистартырга тиеш түгел. Безгә аның өчен акча түләмиләр, - дип аңлатты Әсгать Әлтәпов.
Ә бу йортта яшәүчеләргә чынлап та нишләргә соң? "Водоканал" оешмасы торак милекчеләренә җибәрә, ә алар исә "Водоканал"ны гаепли. Төгәл җавап табу максатыннан, бу йортта яшәүчеләр белән бергә торак милекчеләр ширкате җитәкчесе Сәгыйть Әхмәтҗанов янына юл тоттык.
- Бүгенге көндә торбаларда тыгылган урыннар чистартылды, эшне контрольдә тотабыз. Гаеп йортта яшәүчеләрнең үзләрендә икәнен дә әйтергә кирәк. Канализация торбаларына ни генә агызмый бит алар. Бөтен сәбәп тә -торбаларга чүп тыгылу. Чистарткан вакытта хәтта зур он капчыклары, уенчыклар, чүпрәк-чапракларга кадәр чыга бит. Мин бүгенге көндә "Водоканал"ны гаепләмим, аларны сүгүнең файда юклыгын аңлыйм. Алар өчен авыр вакыт. Ә подъездда урнашкан электр щиты астына герметизация ясарбыз, анысы авырлык тудырмый. Күпкатлы йортларда подвалларга су агу - гадәти хәл. Ага да сеңеп бетә инде. Моннан ниндидер зур вакыйга ясарга кирәкми. Подъезд, подваллардагы черкиләр, борчалар барлыкка килү очраклары чынлап та соңгы вакытта ешайды, алар башка йортларда да бар. Без исә район санэпидемстанциясенә хәбәр итәбез. Бу очракта да шулай, моңа аптырыйсы юк. Килерләр, чарасын күреп, агулап китәрләр, - диде ул.
Сүз уңаеннан, Салих Сәйдәшев урамындагы 23нче йорт ишегалдындагы кое капкачларын күргәннән соң, калганнарына да игътибар итәсең. Күп очракта кое капкачлары яртылаш ачык, булганнары да ватык яисә тактадан гына ясап куелган. Һәр нәрсә белән кызыксынучы яшь бала өчен аларны ачу бер авырлык тудырмый. Бу исә фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.
Бераздан без тагын әлеге темага әйләнеп кайтырбыз, хәлнең кайсы якка үзгәрүе турында хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев