Баулыда Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе үтте
14 апрельдә шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка 75 яшь тулар иде. Бүген Баулы шәһәренең үзек китапханәсендә күренекле якташыбызны искә алу кичәсе үтте.
Китапханәдә Рәшит Әхмәтҗановның иҗатына битараф булмаган якташлары, туганнары җыелды. Шагыйрьнең туганнан туган сеңлесе Нәфисә Мифтахова һәм туганнан туган энесе Сәгыйт Әхмәтҗанов үз хатирәләре белән уртаклаштылар. Кичәдә әдипнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел тулу уңаеннан 15 апрельдә Казанда, ә 16 апрель көнне аның туган авылы Татар Кандызында искә алу кичәләре үткәрү планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев