Баулыда Октябрь мәйданы төзекләндерелә
28 февраль Баулы шәһәрендә Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Октябрь мәйданын төзекләндерү проект семинар җыелышы булачак. Күмәк проект ясау белгечләре белән Баулы халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булу һәм киләчәктә яңартылган мәйданны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алышу форматында чара узачак. Архитекторлар Раушан Фәрхуллин, Рүзәл Шәфигуллин һәм...
28 февраль Баулы шәһәрендә Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Октябрь мәйданын төзекләндерү проект семинар җыелышы булачак.
Күмәк проект ясау белгечләре белән Баулы халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булу һәм киләчәктә яңартылган мәйданны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алышу форматында чара узачак.
Архитекторлар Раушан Фәрхуллин, Рүзәл Шәфигуллин һәм Лилия Еникеева катнашучыларга территориянең үсеше проекты эскизын тәкъдим итәчәк. Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала! Баулы шәһәренә битараф булмаучылар, рәхим итегез!
Урыны: М. Исемендәге мәдәният йорты, Кече зал фойесы (Ленин ур., 13)
Вакыты: 28 февраль, 18:00 - 20:00
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев