Бавлы-информ

Баулы районы

Рус Тат
Төп тема

Баулыда Мәүлид бәйрәме

Бүген шәһәребезнең мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте район мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлидкә багышланган чара узды.

Баулы районының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, республикабызның көнчыгыш районнары казые Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм район советы аппараты җитәкчесе Ринат Хәмидуллин бәйрәм кунаклары булдылар.

Мәүлид - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Мөселманнар аны ай буе бәйрәм итәләр. Гадәттә, вәгәзьләр сөйләнә, мөнәҗәтләр укыла, салаватлар әйтелә. Шулай ук мохтаҗларга ярдәм итү, аш уздыру кебек саваплы эшләр дә башкарыла.

Бүгенге чарада апалар мөнәҗәт укуда сынаштылар.

- Мин Мәүлидкә багышланга чарада икенче тапкыр катнашам, - дип сөйләде "Гали" мәчетендә белем алучы Энҗе Юнысова.- Без мөнәҗәтләр өйрәнәбез, аларны мөселман кардәшләребезгә ирештерергә тырышабыз.

Мөнәҗәтләр укуда осталыкларын күрсәткән һәркемгә бүләкләр тапшырылды.

- Шундый зур вакыйгаларга багышланган чаралар иҗади кичәләргә генә әверелеп калмасын иде, - дип килүчеләргә мөрәҗәгать итте Әнвәр хәзрәт,- аларның төп мәгънәсе шунда - биредә кечкенә генә бер дини хөкемне өйрәнеп, аны тормышыгызга кертү.

Алда баулыларны Мәүлидкә багышланган тагын берничә чара көтә. Мәсәлән, 24 декабрьда "Өмет" мәчетендә пәйгамбәребезгә багышланган конференция узачак. Ә 26 декабрьдә Мәүлид бәйрәме Кызылъярда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев