Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда ифтар ашлары уза

Кичә Баулының "Өмет" мәчетендә Татарстан республикасы мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында ифтар ашы үтте. Кичке авыз ачуга 400ләп ураза тотучы кеше килде.

Барлык дин тотучы райондашлар катнашында гомуми ифтар ашлары оештыру да күркәм гадәткә әверелде. Соңгы берничә елда ашка республика кунаклары килүе дә сөенечле.

Кояш баер алдыннан мәчеткә килүчеләргә Илфар хәзрәт Хәсәнов пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең тормышы, Коръән иңү, Рамазан ае, ураза тоту, кылган гамәл-гыйбадәтләр хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде. Барлык мөселман әһелләренә изге ураза аенда сабырлык теләде.

- Хөрмәтле дин кардәшләрем, сезгә мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерәм, - диде Илфар хәзрәт. - Шундый мәшәкатьле заманда мәчетләрдә гомум ифтар ашлары үткәрүегез бик күркәм, саваплы гамәл. Рамазан ае - бөек, бәрәкәтле ай.

Су, җимешләр белән авыз ачканнан соң, ахшам намазы укылды һәм барча җыелган халык "Өмет" мәчете ишегалдында махсус ясалган җәйге янкормага ифтар табынында урын алды.

Ифтар мәҗлесенә Яңа Шалты авылыннан килгән Әсхәт хәзрәт Мәгҗәнов һәм баулылы Фатых абый Миннуллин быел ураза тоту аеруча җиңел бирелә диләр.

- Мин алты ел рәттән уразада, - ди Әсхәт хәзрәт. - Һава торышы да салкынча, безнең яклы. Уразадан соң рәхәт булып, тәнгә, күңелгә җиңеллек иңеп китә.

- Быел авыз ачуга килүчеләр өчен табын әзерләве аеруча рәхәтлек белән бирелә, - диде аш әзерләп мәж килеп йөргән Тутыя апа Фәхретдинова. - Бу быел "Өмет" мәчетендә өченче ифтар ашы. Шундый ук ашлар 28, 30 май көнне дә үтте. Миңа Алсу Зиязова, Альбина Хәмитова, Нәсимә Нәбиева һәм Светлана Шакирова абыстайлар ярдәм итәләр. Аллага шөкер, зарланырлык түгел, ризык бар - барысы да мулдан, күңел биреп әзерлибез. Бүген без пылау, үзбәк шулпасы, самса әзерләдек. Ашны тышта пешерәбез бит, өстемдәге күлмәгемне биш-алты тапкыр алыштырсам алыштырдым, барыбер вакытына өлгерттек, - ди ул кәнәгать елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев