Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Габдулла Тукай хөрмәтенә шигырь бәйрәме оештырдылар

Бүген, 26 нчы апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Ил күләмендә аның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә. Баулы районы "Хезмәткә дан" газетасы редакциясе дә мондый вакыйгадан читтә калмады. Шигырь бәйрәме үткәреләчәген бер ай алдан хәбәр итеп, шәһәрнең үзәк урамында урнаштырылган якташ язучыбыз Фәнис Яруллин һәйкәле янында татар шигъриятенә битараф...

Шигырь бәйрәменә кечкенә мәктәп укучылары да, өлкән буын - ветераннар да бик теләп килделәр. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы телевидениесе һәм "Хезмәткә дан" газетасы баш мөхәррире Азат Зиннуров сәламләделәр.

- Бүген барыбыз өчен дә зур бәйрәм, Тукаебезнең туган көне. Кызганычка каршы ул бик кыска гомерле булган. Шуңа да карамастан, бик зур мирас калдырган кешеләрнең берсе ул. Һәр татар баласы аның шигырьләрен укып үсә, - диде үз чыгышында Азат Зиннуров. - Бүгенге көнгә кадәр ул безнең милләтебезнең якты кояшы. Авыр тормышлы, авыру булса да, кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Аның истәлегенә һәйкәлләр ачыла, аның исеме белән урамнар атала, аңа багышлап дистә еллар буе чаралар үтә. Без күп милләтле Россиядә, күп милләтле Татарстанда һәм күп милләте булган Баулыда яшибез. Мин дә үземнең татар булуым белән горурланам, башка милләт кешеләре белән дус-тату яши алуыбызга сөенәм.

Шигырь бәйрәме хакында беренче игълан чыгу белән баулылы өлкән яшьтәге ветеран Мөхтәр Авзалов катнашырга теләк белдергән. Ул Фәнис Яруллинның "Горур булыйк" шигырен яттан сөйләде.

- Район газетасында Тукайга багышланган чара үтәчәген белгәч тә, анда катнашырга кирәк дигән уй килде башыма. Шунда ук шалтыраттым, шул ук көнне язылып та куйдым, - диде Мөхтәр абый. - Тукай бит ул чынлап та, бик бөек шәхес. Аның турында язмаган газета-журнал, аның турында белмәгән кеше юк. Ә бүгенге чарага килгәндә, шул кадәр матур, җыйнак итеп оештырылган, бик ошады, алга таба да мондый бәйрәмнәрне ешрак үткәрергә кирәк дип уйлыйм.

Шулай ук хөрмәтле ветеран, район халкына кул остасы буларак таныш Әлфия Мәҗитова, Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе рәисе Рәзинә Шараева, өченче санлы мәктәпнең китапханәчесе, Баулы татар халык театры артисткасы Флёра Хәсәнова башкаруында шигырьләр яңгырады. Чара барышында мәктәп укучыларының шигырьләрне яттан белеп һәм аңлап сөйләүләре үзе бер сөенеч булды.

Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйгесе һәр кеше күңелендә җылы хисләр, яңа дәрт һәм илһам уятты.

- Тукайга багышланган кичәләр, бәйрәмнәр апрель аена аяк басу белән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үткәрелә башлый. Менә бүген дә укучылар башкаруында бик матур чыгышлар күрдек, - дип үз хисләре белән бүлеште Рәзинә Шараева. - Карыйсың да, сокланмый мөмкин түгел бит! Бүген мин үзем Габдулла Тукайның "Әллүки" шигырен сөйләрмен дип килгән идем дә, болайрак килеп чыкты, минем бертуган энемнең кызы Айгөл Шараева да шул ук шигырьне ятлаган булып чыкты. Димәк, безнең Тукайга булган мәхәббәт бер төрлерәк булып чыга.

Бәйрәм азагында шагыйрьнең татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры яңгырады. Аны Муса Җәлил исемендәге мәдәният каршында эшләп килүче "Чишмә" ансамбле башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев