Баулыда Фәнис Яруллинга багышланган кичә аншлаг белән узды
Баулыда кичә Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинның хәтер кичәсе узды. Башта ул аның туган көне 9 февральгә билгеләнгән булса, ул көнне Татар дәүләт филармониясендә искә алу кичәсе уздырылу сәбәпле, кичектерелде.
Әлеге хәтер кичәсен Баулыда Фәнис Яруллин елының төп чараларының берсе дип әйтергә мөмкин. Баулы шәһәренең концертлар залында бер генә буш урын да юк иде. Арада чәчәк бәйләмнәре тоткан кешеләр дә шактый булды.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин озатуында залда Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым күренгәч, халык аны басып алкышлап каршы алды.
Бу кичә бер яктан Фәнис Яруллинны искә алу булса, икенче яктан Нурсөя ханымга халыкның соклануын белдерү дисәң дә артык булмас. Бик күп чыгышларда яңгырады аңа карата җылы сүзләр, матур теләкләр.
Чарада Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та катнашты.
- Баулы җирендә гүзәл затлар бик күп чыккан. Шулар арасында мәртәбәлеләрнең дә мәртәбәлесе, җир шарын таң калдырганы - Фәнис агабыз. Ул татарның зурлыгын тагын бер ачты, танытты. Мондый кешене үстергән Баулы җиренә рәхмәт. Сез, баулылар, үзегезне күрсәтә беләсез. Филармониядә искә алу кичәсен уздырып, Казанны таң калдырдыгыз. Язучылар исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм, - диде ул.
Чыгышын тәмамлагач, ул баулыларга иҗади бүләк ясады - татар халык җыры "Олы юлның тузаны" җырын башкарды.
Кичә истәлекләр, әдипнең шигырьләре һәм аңа атап язылган шигырьләр белән үрелеп барды. "Кандыз егете Рәшит Әхмәтҗановка, Кызылъяр егете Фәнис Яруллинның якты исәлегенә багышланган" тирән мәгънәле шигырен татар халык театры режиссеры Сәгыйть Әхмәтҗанов укыды.
Әдипнең укытучысы Роза Мөхәммәтҗанованың, Баулы районы мактаулы гражданины Мохтар Афзаловның, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәзинә Шараеваның чыгышлары аеруча тәэсирле булды. Кичәдә шулай ук Фәнис Яруллинның авылдашы язучы Марсель Гарипов та катнашты.
Чарада шигырь укучылар һәм рәсемнәр бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр, мәдәният йортының артистлары башкаруында матур җырлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев