Баулы зиратларында зур өмәләр үтте
Шәһәрнең өч зиратында да өмәләр үтте. Төрле оешмалардан җыелган хезмәткәрләр зиратлардагы чүп-чарны чыгардылар, үскән вак агачларны кистеләр һәм көздән калган үлән кураларын, коелган яфракларны тырмаладылар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов сүзләренчә, бу көнне үзәк зиратта 125 кеше, алты берәмлек техника эшләгән һәм 195 кубометр чүп чыгарылган. Совет урамы ягындагы зиратта 20 ләп кеше, ике берәмлек техника эшләп, алар 22 кубометр чүп-чарны изге урыннан читкә чыгарганнар. Киров урамы ягындагы зиратта 60 ка якын кеше килгән һәм бер генә берәмлек техника бирелгән. Алар шулай ук 22 кубометр чүп чыгарганнар.
Киров урамы ягындагы зиратка өмәгә килгән Зөфәр Моратов һәм Наилә Абдуллина сүзләренчә, техниканың берәү генә булуы, эшне тоткарлый. Өстәвенә эшкә чыккан кешеләргә чүп салыр өчен пакетлар да бирүче булмаган.
- Өмәләр үткәрүгә җавапсыз караган җитәкчеләр, әлбәттә, җәзасыз калмаячак. Өмәгә килгән кешеләр техника һәм чүп пакетлары белән тәэмин ителергә тиеш иде, - диде Равил Шәрипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев