Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы йортына капремонт ясауларын үтенәләр

"Уютный дом" идарәче компаниясе Пушкин урамындагы 35нче йортта яшәүчеләр җыенын оештырды.Кешеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, проблемаларын җиткерделәр.

Йорт 1983 елда төзелгән. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, ул күптәннән капиталь ремонтлауга мохтаҗ. Подъездлар начар хәлдә,алардагы тәрәзәләрне алыштыру зарур. Еш кына коточкыч канализация исе чыга. Йортның фасадын җылытасы бар. Подвалга су үтеп керә. Фатирларда краннан кайнар су урынына бераз гына җылымса су ага. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, алар әлеге мәсьәләләр белән идарәче компаниягә берничә кат мөрәҗәгать иткән, тик проблемаларның күбесе хәл ителмәгән.

Ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Биредәге юлны киңәйтү, асфальтлау мөмкинлеге белән кызыксынучылар булды. Ишегалдында шәхси автомобильләр күп булу сәбәпле, үтеп йөрерлек түгел. Шуңа кешеләр автостоянка булдыруны сорый.

Йортта яшәүчеләр балалар мәйданчыгындагы кайбер элементларны буяуны, кайберләрен алуны да үтенә. Тагын бер проблема - йорт подвалында яшәүче күп санлы песиләр, бу исә санитар нормаларга каршы килә."Уютный дом" идарәче компаниясе җитәкчесе Руслан Хәбибуллин сүзләренә караганда, безнең районда бер эл эчендә якынча алты йорт капиталь ремонтлана. Пушкин урамындагы 33нчейорт капиталь ремонт программасына кертелгән. Хәзер йортка бер генә оешма хезмәт күрсәтә.Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Рафаэль Шәймәрданов әйтүенчә, ишегалдын ремонтлау да планлаштырыла,тик ишегалдын киңәйтү һәм автостоянка ясау күздә тотылмый.

Песиләр проблемасы контрольгә алыначак.Җыелышта йортка "Имин ишегалды" программасы кысаларында видеокамера кую мәсьәләсе дә күтәрелде. Руслан Хәбибуллин сүзләренчә, әлеге хезмәт өчен түләү зур булмаячак - һәр фатирдан 30 сумнан артыграк. Ә "Таттелеком" тарифның биш ел дәвамында артмаячагын вәгъдә итә.

Йортта яшәүчеләр видеокамералар кую зарурлыгын аңлый, аларны урнаштыруга каршы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев