Баулы тавыкларының йомыркасын күрше шәһәрдә көтеп алалар
Авыл җирендә төпләнеп гомер итүче һәр кеше нинди дә булса кош-корт, йорт хайваннары тергезү турында уйланып аладыр мөгаен. Тик күпләр әлеге авыр да, җаваплы да эшкә алынырга батырчылык итми яисә төрле сәбәпләрне алга куеп "шәһәр тормышы" белән яшәүне кулайрак саный.
Уба авылында күптән түгел генә төпләнеп гомер итүче Зөһрә һәм Булат Бикчуриннар эштән һәм авыр хезмәттән бер дә куркып тормаганнар. Алар биш йөзгә якын тавык, буаз таналар һәм тай сатып алганнар.
- Безнең дәүләттән беркайчан да ярдәм көтеп утырганыбыз булмады, һәр эшне әкрен генә үз кулыбыз белән, үзебез тир түгеп эшләгән акчалар хисабына башкарабыз, - ди Зөһрә Бикчурина.
Алар тавык йомыркасын күрше шәһәргә йөреп саталар. Үзләренең даими сатып алучылары да барлыкка килгән.
- Менә бүген генә дә ике йөз дистәдән артык йомырка сатып кайттым. Килүемне көтеп торып, "авыл" йомыркасы дип яратып алалар, - ди хуҗабикә.
Тавыклар үрчетү, аларны тәрбияләү һәм Бикчуриннарның киләчәккә булган планнары хакында тулырак "Хезмәткә дан" район газетасыннан укып белергә мөмкин булачак.
Автор фотосүрәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев