Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында язгы ташуга әзерләнәләр

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин атналык киңәшмәдә Кызылъяр, Томбарлы һәм Шалты авыл җирлекләре башлыкларының язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмау чаралары турында мәгълүматын тыңлады.

Әлеге авыл җирлекләренең барысында да язгы ташуга каршы чаралар буенча комиссияләр төзелгән. Кызылъяр авыл җирлегендә Уба, Иске Чүте авыллары урамнарын һәм Кызылъяр авылындагы Ленин, Яшьләр урамнарын су басарга мөмкин. Өч авылда да халыкка хәбәр җиткерү аппаратлары бар, чөнки су төнлә күтәрелергә мөмкин. Кешеләр кисәтелгән, ташу була калса, нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылган. Хәзер суүткәргеч торбаларны чистарту тәмамланып килә.

Томбарлы авыл җирлегендә суүткәргеч торбалар алдан чистартылган булган, тик көчле кар яву сәбәпле, алар кабат тулган. Хәзер аларны тагын чистартырга кирәк. Татар Томбарлы авылында елга үзәнен чистарту өмәсе үткән.

Шалтыда 80гә якын йортны су басарга мөмкин, аларда 112 кеше яши. Күбесе - өлкән яшьтәгеләр, алар су баскан очракта да йортларын ташлап китүдән баш тарта. Мондый баш тартуларны язмача рәсмиләштерергә туры килә.

Район башлыгы әйткәнчә, эвакуацияләү ихтыяҗы туа калса дип, кешеләргә вакытлыча тору урыны әзерләргә, гидротехник корылмалар (аеруча Поповка һәм Фоминовка авылларында) торышын тикшерергә, кирәк булса, йөзү чаралары сатып алырга, азык-төлек запасы булдырырга, транспорт чараларын әзер тотарга кирәк.

Киңәшмәдә шәһәр урамнарын кардан арындыру турында да сүз барды. Рамил Гатиятуллин төзекләндерү идарәсе игътибарын юлларның кайбер участокларында кар суы җыелуга юнәлтте. Төнлә ул ката һәм асфальтка зыян китерә. Шуңа күрә канаулар калдырырга кирәк. Район башлыгы урамнарны кардан чистарту һәм колеяларны бетерү эше көн дә башкарылырга тиешлеген дә әйтте. Шулай ук ул ишегалларын һәм түбәләрне кардан арындырганда машиналарын алу үтенеченә колак салмаган автомобиль хуҗаларына карата чара күрергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев