Баулы районында урак алдынгысы бүләкләнде
Басуларда комбайннар гөрли. Районда бөртекле культураларны урып-җыю ахырына якынлаша. Традиция буенча һәр атнада алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә. Бүген исә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов "Бәкер" хуҗалыгы комбайнчылары белән очрашты. Бу юлы алдынгылар рәтендә барган Илназ Гыйльманов бүләкләнде.
- Һәр атна комбайнчыларның суктыру нәтиҗәләренә карап бүләклибез. Илназ башта УТТда эшләгән иде, хәзер ике ел комбайнны йөгәнли, - ди Рамил Гатиятуллин. - Мин аның өчен бик шат. Җирдә эшләгән һәр кешегә зур рәхмәтлебез. Уныш җыюны исән-сау гына тәмамларга булсын.
23 яшьлек Илназ Гыйльманов икенче генә ел эшләвенә карамастан, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Ул урак башыннан 1571 тонна икмәк суктырган.
- Уңышлар әйбәт, яңгырлар яуды, башаклар эре, әкрен генә эшлибез, - ди Илназ. - Узган ел белән чагыштырганда уңыш бик яхшы. Күнелләребезне күтәреп, бүләкләп йөрүләре өчен рәхмәт. Эшләргә теләк тагын да артып китә.
Бүгенге көнгә район игенчеләре бөртекле культураларны чәчү мәйданының 85 процентыннан җыеп алганнар. "Бәкер" хуҗалыгында исә 87 процент мәйданнан җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 31, 2 центнер тәшкил итә.
- Көннәр яхшы гына, яңгырсыз торса, ике көннән урып-җыюны тәмамлыйбыз. Хәзер инде көнбагыш кына суктырасы кала, - ди "Бәкер" крестьян - фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Марат Бакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев