Баулы районында урак ахырына якынлаша
19 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, район аграрийларының 1,4 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласы калган, бу барлык мәйданның биш проценты дигән сүз.
Бүгенге көндә районда барлыгы 75,3 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 28,7 центнер тәшкил итә (республикада - гектарыннан 34 центнер). Игенчеләрнең бер мең гектарда - карабодай, 100 гектарда - рапс, якынча 300 гектарда сабан бодае суктырасы калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев