Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Кызылъяр авылында яңа ФАП төзеләчәк

Район башлыгы Рамил Гатиятуллинның бу хактагы хәбәрен Кызылъяр авылы халкы алкышлап каршы алды. Ел нәтиҗәләре буенча халык җыеннарының беренчесе быел да нәкъ менә Кызылъяр авыл җирлегендә үтте.

Җирлек башлыгы Эльвира Сафина докладыннан күренгәнчә, былтыр Кызыльярның Яшьләр урамында актив гражданнар тырышлыгы белән үзара салым акчасына 400 метр вак таш салынган, урамга балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Авыл кешеләре терлекчелекне үстерү өчен дәүләттән һәм районнан ярдәм ала. Сигез баш савым сыер асрау өчен абзарлар төзү республика программасы буенча Намик Мамедовка, Зөһрә Бикчуринага, Радик Латыйповка, Рамил Гыйззәтуллинга, Альбина Хәләповага 200әр мең сум акча һәм төзелеш эшләре өчен районнан 1100 данә блок бирелгән. Якты-Елга авылыннан Альбина Хәләпова, грант отып, мөгезле эре терлек алуга 2 миллион сум акча алган.

Эльвира Сафина проблемаларга да тукталды. Хуҗасыз этләр бар кешегә куркыныч тудыра. Киләчәктә этләрен бәйләмәгән кешеләргә штраф салыначак, урамда йөргән этләргә агулы ризыклар куелачак. Тагын бер борчыган мәсьәлә - шәхси йортлар тирәләрендә, капка төпләрендә чүп үләннәре чабылмау, бирегә төзелеш материаллары кую. Уба авылында көнкүреш калдыкларын тиешсез урыннарга ташлаган өчен, административ комиссия өчәр мең сум штраф салган. Территорияләрен тәртиптә тотмаучыларга да шул яный.

Быелга планнар турында да сүз барды. 2018 елның июнь аенда Кызылъярның Ленин урамы юлының 500 метр участогын төзекләндерү планына кертелгән, март аенда яңа 50 яктырткыч куелачак.

Җыелышта барлык чыгышлардан соң сүз район башлыгы Рамил Гатиятуллинга бирелде. Ул былтыр районда башкарылган эшләр, тормышка ашырылучы федераль, республика программалары турында бәян итте. Аннары былтыргы җыенда күтәрелгән мәсьәләләргә тукталып, аларның хәл ителү-ителмәве хакында сөйләде. 2017 елгы халык җыенында 13 мөрәҗәгать кергән булган, алар, нигездә, үтәлгәннәр. Берсенә ул аерым тукталып үтте. Рамил Гатиятуллин былтыр Кызылъярдагы объектларны карап йөргәндә, авылның фельдшер-акушерлык пункты бинасы иске булуын, авылның яңа ФАПка мохтаҗлыгын үз күзләре белән күреп киткән иде. Быел ул биредә, ниһаять, көзгә заманча модульле яңа ФАП төзеләчәген әйтте.

Җыелышка килүчеләр район башлыгына үзләрен борчыган проблемаларын да җиткерделәр. Иң беренче күтәрелгән мәсьәлә - чүп-чар җыйган өчен түләү. Халык тарифның авылларда шәһәргә караганда күбрәк булуы белән килешми. Район башлыгы тарифларны җирле җитәкчелек түгел, Тарифлар комитеты билгеләвен әйтте, аның исә үз калькуляциясе, нечкәлекләре бар.

Яшьләр урамына газ кертү мәсьәләсе һәр җыенда күтәрелә. Быел аның проекты эшләнелә, дәүләт экспертизасы үтәчәк. Район башлыгы киләсе елда әлеге проблема тулысынча хәл ителәчәгенә вәгъдә бирде.

Кызылъярда хәзерге вакытта су басымы түбән. Район башлыгы әйткәнчә, су мәсьәләсен ахыргача хәл итү өчен, барлык авылларны да су белән тәэмин итүне "Водоканал" предприятиесенә тапшырырга, су өчен түләүне оештырырга кирәк. "Шулай дөрес булачак" дигән фикер ишетелде залдан.

Җыенда авыл үзәгенә балалар мәйданчыгы куюны, укучыларны Баулыга укыту-производство комбинатына йөртүне оештыруны да үтенделәр. Район башлыгы үтенечләрне язып алды, хәл итү юлларын эзләргә сүз бирде.

Җыенда Казанда "Тамчы-шоу"да катнашкан укучыларны, шулай ук Кызылъяр мәдәният йорты белән озак еллар җитәкчелек итеп, лаеклы ялга чыккан Сиринә Вәлиеваны бүләкләү булды.

Фәридә Зыярова фотосyрәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев