Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районы Кызылъяр авылы халкы вак таш карьерның ябылуын тели

Район авылларында үткән ел нәтиҗәләре буенча гражданнар җыеннары башланды. Иң беренчесе Кызылъяр авыл җирлегендә үтте. Җыенда Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Кызылъяр мәдәният йортына халык белән очрашуга барганчы, район башлыгы һәм оешмалар җитәкчеләре Кызылъярның социаль объектларын карап чыкты. Мәктәп, балалар бакчасы, ферма, ФАП, Фәнис Яруллинның музей-йортында булды. Тулаем...

Район авылларында үткән ел нәтиҗәләре буенча гражданнар җыеннары башланды. Иң беренчесе Кызылъяр авыл җирлегендә үтте.

Җыенда Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Кызылъяр мәдәният йортына халык белән очрашуга барганчы, район башлыгы һәм оешмалар җитәкчеләре Кызылъярның социаль объектларын карап чыкты. Мәктәп, балалар бакчасы, ферма, ФАП, Фәнис Яруллинның музей-йортында булды. Тулаем алганда ул әлеге объектлардагы шартлардан канәгать калды. Шул ук вакытта җитешсезлекләр дә билгеләп үтелде.

Җыенда җирлек башлыгы Эльвира Сафина узган елга хисап тотты.

Кызылъярлыларны борчыган сораулар, аларның карьерны ябуны таләп итүе сәбәпләре һәм башкалар турында "Хезмәткә дан" газетасының 13 гыйнвар саныннан укып белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев