Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гимназиясен тәмамлаган укучылар очрашуга килделәр

Мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе гадәттәгечә февраль аеның беренче шимбәсндә көнне үтә. Кичә Баулының дүртенче санлы гимназия дә кайчандыр анда укып чыккан укучыларын каршы алды.

Гимназиядә студентлар белән очрашу матур традиция - "Гимназия гимны" белән башланып китте. Барлык килгән кунакларны гимназия директоры Ирина Гыймазетдинова сәламләде:

- Хөрмәтле студентларыбыз! Ничә еллар үтсә дә, без сезне үзебезнең мәктәптә шатланып көтеп алабыз, - диде ул.

Узган уку елында гына гимназияне тәмамлаган укучылар сыйныфлары белән сәхнәгә чакырылды. Студентлар кайда белем алулары, сайлаган һөнәрләре, мавыгулары турында сөйләделәр.

- Мин әлеге очрашуга бик сагынып килдем, хәтта кайттым дисәм дә була. Гимназиянең стеналарына кадәр якын, - ди 2016нчы елгы чыгарылыш укучысы Карина Халяпова. - Мин бүгенге көндә КФУда (халыкара мѳнәсәбәтләр институтында) укыйм, киләчәктә тәрҗемәче һөнәрен алачакмын. Әлеге һөнәргә ихтыяҗ бар. Дөрес юнәлешне сайлаганмындыр дип уйлыйм. Гимназиядә укыган белемемнең ни дәрәҗәдә тирән булуын, мин уку йортына аяк баскач аңладым. Бүген үземне укыткан укытучыларыма да зур рәхмәт әйтәсем килә.

- Мин 2013 елда гимназияне тәмамлаган идем. Ел саен сагынып киләм, студентлар белән очрашуны көтеп алам. Тик еллар күбрәк узган саен сыйныфтан очрашуга да сирәгрәк кеше килә икән, - ди Айгөл Валитова. - Бүгенге көндә мин шулай ук КФУ (физика институты) студенты. Биредә алган белемнәрем өчен укытучыларыма рәхмәт әйтеп яшим, мин аларның барысын да хөрмәт итәм.

Кичә гимназиянең төрле сыйныфларында белем алучы укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев