Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыга “Китап” радиосы музыкаль десанты төште

“Китап” милли радиосы, “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафон оештырып, Татарстанның район һәм шәһәрләрендә җәйге урам концертлары башлап җибәрде. “Сәйдәле” легендар автобус (Сәйдә Мөхәммәтҗанова – “радионың йөзе”) кичә Баулыга да килеп җитте.

“Китап” радиосының башкарма продюсеры, автомарафонның идея авторы, режиссеры һәм сценаристы Лилия Кадырова “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, бу проект – “Китап” радиосын популярлаштыру гына түгел, ә татар шигъриятен пропагандалау, халыкта әдәбиятка, укуга мәхәббәт уяту.  Шулай ук ул бу чараның “Татмедиа”ның 15 яшьлек туган көненә багышланган чараларның берсе булуын да искәртте.

Проект Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.

Проект җирле артистлар катнашында тормышка ашырылганлыктан, Баулының Октябрь мәйданында узган әдәби-музыкаль кичәдә сүз иң элек баулыларга бирелде. Сәгыйть Әхмәтҗанов тамашачылар хозурына Баулыга һәм туган авылына багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыды. Аннары районыбызның чуваш һәм удмурт милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре, “Дуслык” бию коллективы чыгыш ясады.

Җирле артистлар чыгышыннан соң, башкаладан килгән кунаклар сәхнә тотты: татар эстрадасы артистлары Айгөл Рәхимова, Ирина Арсланова, Тимерхан Мөхәммәтҗанов, Фәрит Низамиев чыгыш ясады. Кичәне Лилия Кадырова алып барды һәм шигырьләр сөйләде.

Автомарафон кысаларында газета тарату, “Казан утлары” сериясендә дөнья күргән татарча китаплар сату да оештырылды – бу эшне “Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре башкарды.

Кичә бер сулышта узды. Тамашчылар җырчыларга кушылып җырладылар һәм биеделәр. Алар, рухи азык алып, тәэсирләнеп кайтып киткәндер, дип ышанып калабыз. Баулылы Әлфинә Сәетгәрәева бу кичәнең бик тә ошавын әйтте. Ул үзе дә шигырьләр укырга ярата.

Шунысын әйтү урынлы булыр: “Китап” милли радиосы Казанда 98,6 FM ешлыгында һәм бөтен дөнья смартфоннары буйлап кушымта рәвешендә таралган.

Бу хакта тулырак – “Хезмәткә дан” газетасында һәм Баулы телевидениесендә.

 

на правах рекламы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #татмедиа15