Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыга яңа вакцина кайткан

Хәзер баулылар коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның борынга сиптерелә торганын ясата ала.

Баулы районында бер атна эчендә чама белән 20дән артык кешегә Covid-19 диагнозы куела. Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте. Ул баулыларга авыруга каршы вакцина ясатырга киңәш итә. Өстәвенә безнең хастаханәгә аның борынга сиптерелә торганы да кайткан. Шулай итеп, вакцинация ысулының ике төре арасыннан (инъекция яки борынга сиптерелә торган) сайлап алырга мөмкин. Глеб Алексеев сүзләренә караганда, бу атнада безнең хастаханәгә кайтарылган вакцинаның борынга сиптерелә торганы да ике компонентлы. Аны 21 көн ара белән ике этапта ясатырга кирәк.

Баулы район үзәк хастаханәсе җитәкчесе гриппка каршы прививка ясату зарурлыгы турында да искәртте. Хәзерге вакытта безнең хастаханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен вакциналар бар.

 Гриппка һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узуга кагылышлы сораулар белән 8 (85569) 6-14-41 телефоны аша район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев