Баулыда йөзү курслары башлана
Йөзәргә өйрәнергә телгән һәр кешене ачык бассейнга чакыралар.
2нче спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренерлары баулыларны йөзәргә өйрәтәчәк.
2нче спорт мәктәбе директоры Илнур Хәйруллин “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, йөзү курсларына төрле яшьтәге баулылар кабул ителә. Моңа кадәр йөзәргә өйрәтү курслары ябык бассейнда гына булган. Тренерлар 85 кешене йөзәргә өйрәткән. Балалардан тыш, курсларга ун өлкән кеше дә йөргән. Илнур Хәйруллин сүзләренә караганда, йөзәргә өйрәнер өчен ун тренировка җитә.
Ачык бассейнда дәресләр 8 июльдән башлана. Алар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 12-15 сәгатьтә була. Тик бер шарт бар: дәресләр аяз көннәрдә һава температурасы 20 градустан югарырак булган очракта гына үткәрелә.
Курсларга язылу өчен, 5-43-73 телефоны аша 2нче спорт мәктәбенә шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев