Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда юл билгеләрен даими рәвештә төзәтеп торалар

Юл билгесенең төзек булмавы яки дөрес урынга куелмавы төрле фаҗигаләрнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Шуңа күрә, һава шартлары тискәре, көчле җилләр булганнан соң да шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре юл билгеләрен төзәтеп кую буенча эш алып баралар. Алар бу хезмәтне атнасына ике-өч тапкыр һәм аннан да күбрәк башкарырга мөмкин.

Көндәлектә без кайвакыт юл билгеләре урнашуга игътибар итмибез дә. Ә автомобиль руленә утыручылар һәм җәяүлеләр кичүе аша чыгучылар өчен юл билгеләренең дөрес куелуы мөһим роль уйный. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре юл билгеләренең дөреслеген даими рәвештә тикшереп торалар һәм тиешле урында шәһәр урамнарында юл билгеләрен төзәтәләр.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе җитәкчесе Марсель Даутов сүзләренә караганда, район автомобиль юллары буйлап җиде меңгә якын юл билгесе бар. Күп очракларда юл билгеләренең җимерелүе яки бөтенләй җирдә ятуына кешеләр үзләре дә гаепле була.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев