Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Татар малае” район бәйгесе уза

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, районыбызда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында төрле конкурслар оештырыла. Ел башында “Татар кызчыгы” бәйгесе уңышлы үтте, хәзер инде иң асыл татар малаен да билгеләргә булганнар. Балалар бакчалары арасында узган бу бәйгедә барлыгы 11 бала катнашкан.

Бәйге онлайн форматта узган. Жюри әгъзалары район мәгариф бүлегендә кечкенә егетләрнең конкурс эшләренә бәя бирде. Күренеп тора: һәр конкурсант бәйгегә тырышып, җитди әзерләнгән. Конкурс таләпләре буенча, малайлар үзләре белән таныштырырга, иҗади номер әзерләргә тиеш булганнар.

– Ел азагында “Татар малае” конкурсы да уздырырга булдык, – ди мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Айгөл Вәлиева. – Шәһәр һәм авыл балалар бакчалары бу бәйгедә бик актив катнашты. Биредә 4 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар катнаша алды. Без, жюри әгъзалары, катнашучыларның сөйләм теленә, сәхнәдә үзен тотышына, оригинальлегенә күбрәк игътибар бирәбез.

Бәйге нәтиҗәләре тиздән әзер булачак.

Фото:  Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев