Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда – “Татар кызы” бәйгесе

2нче санлы балалар бакчасында “Татар кызы-2023” район бәйгесе узды. Анда 10 кечкенә кызчык катнашты.

“2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, район мәгариф бүлеге белән берлектә, “Татар кызы” бәйгесен оештырдык, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә “Рябинка” балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Резеда Латыпова. – Анда районыбыздагы мәктәпкәчә учреждениеләрдән 10 кыз катнаша. Алар ике этапта ярыша – визит карточкасын тәкъдим итү һәм иҗади сәләтләрне күрсәтү этапларында”.

Иң беренче этапта кызлар үзләре белән таныштырдылар. Сабыйларның барысы да бер дә курыкмыйча, иң мөһиме, татар телендә камил итеп сөйләп, чын артистларча чыгыш ясадылар.

Кызылъяр балалар бакчасыннан Алиса Будина, әнисе Ләйсән Гамирова кебек үк (ул мәдәният йортында эшли, бии, җырлый), иҗади кыз. Үзе белән таныштырганда җырлап та алды. Ә икенче этапта исә ул татар биюен башкарды.

“Кызым чыгыш ясарга курыкмый, бер конкурсны да калдырмас иде, тик бераз кыюлык җитми әле сәхнәдә, – ди әнисе. – "Татар кызы" бәйгесенә тәрбиячесе Миләүшә Рөстәмовна әзерләде, без ярдәм генә иттек”.

Башка катнашучылар да кимен куймады. Алдан оялчан кебек кенә күренгән сабыйлар, бәйге башлануга, чын артистка әйләнделәр дә куйдылар. Чыгыш ясаганда күзләрендәге очкыннарны күрсәгез...

Бәйгечеләрнең чыгышларын дәрәҗәле жюри бәяләде. Ә аларга бер дә җиңел булмады, чөнки кызларның барысы да җиңүгә лаек иде. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, кызларның татар телендә камил сөйләшүе, сәхнәдә үз-үзен тота белүе, артистлык осталыгы, чыгышларның оригинальлеге төп критерийлар булып торды.  

“Татар кызы” бәйгесе оешкан төстә узды. Ул бик матур итеп уйланылган, оештыручыларга зур рәхмәт, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә жюри әгъзасы,“Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина. – Бөтен кызлар да бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Ул костюмнары, ул чиста итеп татарча сөйләшүләре...  Аеруча көчле итеп әзерләнүчеләр бар иде. Костюмнары да махсус тектерелгән. Мәсәлән, “Виктория” балалар бакчасы бик нык әзерләнгән иде. “Колокольчик” балалар бакчасы, мәсәлән, декорацияләр һәм атрибутлар күп әзерләгән иде”.

Һәр бәйгенең җиңүчесе булган кебек, “Татар кызы”нда да иң-иңнәр билгеләнде. 1нче урынга “Виктория”  балалар бакчасыннан Амила Маннанова лаек дип табылды.  Икенче урынны “Колокольчик” бакчасыннан Әмилә Гәрәева алды, өченче урын “Алсу” балалар бакчасыннан София Гозәеровага бирелде. Калган катнашучыларга төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды. “Ромашка” балалар бакчасыннан Ильвина Әхмәтҗанова “Татар телен иң камил белүче” номинациясендә бүләкләнде. Кызылъярдан Алиса Будина – “Иң нәфис татар кызы”, “Рябинка” бакчасыннан Милана Малинова –“Иң иҗади татар кызы”, “Бәләкәч”тән Мәдинә Каһирова– “Иң назлы татар кызы”, Исергәп балалар бакчасыннан Алина Хәбибуллина – “Иң зирәк татар кызы”, “Алёнка”га йөрүче Самира Апсаматова – “Иң сөйкемле татар кызы”, “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Самина Сафиуллина  “Иң мөлаем татар кызы”номинацияләрендә билгеләп үтелде.

Сүз дә юк, балаларның җиңүләрендә аларны бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның өлеше зур.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев