Баулыда Рәшит Әхмәтҗановны искә алдылар
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында, якташыбыз, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулу уңаеннан, “Татарның мәгърур акчарлагы” дип исемләнгән хәтер кичәсе булды.
Бу көн Ватан, милләт, татар телебезнең киләчәге өчен янып иҗат иткән якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый бүләге иясе, үзенең ялкынлы шигырьләре белән Бөтен татар дөньясын тетрәткән шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов хакында хатирәләргә бай булды.
Чарага Рәшит Әхмәтҗановның иҗатташ дуслары да килде. Шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Газинур Морат, язучы Илдар Әбүзәров, каләмдәшләрен сагынып, тамашачыга аның турында истәлекләр сөйләделәр.
Чара барышында Рәшит Әхмәтҗанов иҗат иткән шигырьләр, аның сүзләренә язылган җырлар бер-бер артлы яңгырап торды.
Индира Сәйфуллина
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев