Баулыда Марат Ильясовның сәламәтләндерү үзәге ачылды
Бүген, 11 октябрьдә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Я смогу” сәламәтләндерү үзәге рәсми төстә ачылды.
Марат Ильясовның сәламәтләндерү үзәге капиталь ремонтланган зур һәм уңайлы бинада эшли башлады.
Сәламәтләндерү үзәге зур йөрәкле, көчле холыклы Марат Ильясов тырышлыгы белән ачылды. Мондый мөһим һәм кирәкле проектны тормышка ашыруда ярдәм кулы сузучылар бу көнне дә аның янәшәсендә булдылар. Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, район җитәкчелеге катнашты.
Чарада катнашкан Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Маратка һәм әнисе Гайшә ханымга, кыен тормыш хәлендә калган кешеләргә өмет бүләк иткәннәре өчен, рәхмәт белдерде. Һәм, Баулы районының социаль тармагы үсешенә өлеш керткән өчен, “Я смогу” үзәге рәисе Марат Ильясовка мактау грамотасы тапшырды.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгышында Маратны танылган якташыбыз Фәнис Яруллин белән чагыштырды.
“Баулыга килгәндә, дулкынландыргыч хисләр кичердем. Сезнең якташыгыз Фәнис Яруллин да – максатчанлык үрнәге. Минем өчен Марат Ильясов белән Фәнис Яруллин холык ныклыгы, максатчанлык буенча бер сафта торалар, – диде Зилә Вәлиева. – Мин Марат белән таныш. Быел ул югары бүләккә лаек булды: республикада гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткәне өчен, аңа президентыбыз Рөстәм Миңнехановның премиясе бирелде. Марат һәм әнисе Гайшә ханым зур эш башкаралар. Әлеге үзәк – республика өчен генә түгел, Россия өчен дә уникаль”.
Марат күп кенә предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә тора, шул исәптән, аңа зур ярдәм күрсәтүче “Татнефть” җәмгыяте белән. “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев та чыгышында шуны ассызыклады.
“Без барыбыз да Маратның тарихын беләбез. Кызганычка каршы, мондый бәхетсезлек теләсә кем белән килеп чыгарга мөмкин. Барыбыз да юлда йөрибез. Марат та шундый хәлгә юлыкты, – диде Рөстәм Мөхәммәдиев. – Авырлыкларны җиңеп чыгып, аякка басарга күпме ихтыяр көче, түземлек кирәк бит! Тик ул моның белән генә тукталып калмады. Хәзер ул башкаларга да нормаль тормышка кайтырга ярдәм итә. Марат барысын да оештыруга иреште, фикердәшләр тапты, һәм, иң мөһиме, җитәкчеләргә, республикабыз президентына үзенә ярдәм кирәклеген аңлата алды”.
Марат Ильясов кунакларга үзәк буйлап экскурсия үткәрде, үзенең авторлык тренажёрларын күрсәтте. Үзәктә ике зал бар. Берсендә 12 авторлык тренажёры куелган. Икенче залда Россиядә җитештерелгән заманча тернәкләндерү җиһазлары – сигез тренажёр – тора.
“Я смогу” үзәгендә физик тернәкләнү генә түгел, психологик-социаль тернәкләнү дә узарга мөмкин.
Ләйсән Галимова фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев