Баулыда юбилярны котладылар
Бүген Баулыда гомер итүче Зөфәр Галәветдин улы Фазлыев үзенең 95 яшен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм ветеран эшләп лаеклы ялга чыккан оешмадан хезмәттәшләре килеп котлады.
Зөфәр Фазлыев 1930 елда Баулыда туган. Сугыш чоры баласы булганлыктан, башка яшьтәшләре кебек үк, кечкенә вакытыннан ук авыр хезмәт арбасына җигелгән ул. Тормыш иптәше Халидә Рәхмәтулла кызы белән матур гаилә корганнарына да 73 ел булган. Мул һәм тату гаиләдә өч кыз балага гомер биргән алар.
– Дөньялар имин булсын. Без карчыгым белән бөтен кешеләрне дә киләсе Җиңү көне белән котлыйбыз, – ди Зөфәр агай. – Эштә, тормышта, хәтта уйлаган уйларыгыз, корган планнар тормышка ашсын. Дөнья киң, илгә тынычлык кына кирәк. Нефтьчеләрне дә бәйрәмнәре белән котлыйм, үзем дә 40 елдан артык нефтьче булып төрле эшләрдә эшләдем. Шуннан пенсиягә киттем. Гел ярдәм итеп торалар, хөрмәт күреп яшибез.

– Әти-әниебезнең тигез булганына сөенәбез. Күптән түгел әнигә дә 93 яшь тулды, – дип сөйләде кызлары Нәзирә Әхмәтова. – Иң мөһиме аларга сәламәтлек, шулай яшәсеннәр иде әле безне сөендереп. Баулыда яшәгәч, үзем килә-китә йөрим әниләргә. Әле алар парлашып чыгып бакчада да эшлиләр, үз йортларын үзләре карап торалар. Әнинең үзе ашарга пешерә алуы да сөендерә.
Бүгенге көндә Зөфәр абый белән Халидә апа алты онык һәм 11 оныкчыклары бәхетендә яшиләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев