Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда инвалидлар декадасы концерт белән башланды

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Баулы мәдәният йортында “Без бергә” хәйрия концерты үткәрелде. Анда җырчы Закир Шаһбан да катнашуы бәйрәмне тагын да күңеллерәк итте.

Ел саен Баулыда инвалидлар ункөнлеге Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында физик мөмкинлелкәре чикле баулылар хөрмәтенә концерт белән башланып китә. Быелгы бәйрәм дә бик җылы һәм дустанә мохиттә узды.
Тамашачыларны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Баулы инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйсән Гарифуллина, Баулы сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Лыкова тәбрикләде. Ринат Хәмидуллин бер төркем баулыларга мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды.


Баулы инвалидлар җәмгыяте бухгалтеры Валентина Килячковага Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы исеме бирелде. Шулай ук ул район башлыгының мактау грамотасына да лаек булды.


“Мин озак еллар УТТда диспетчер булып эшләдем. Хәзер менә сукырлар җәмгыятендә бухгалтер. Миңа шулай хөрмәт күрсәткәннәре өчен, зур рәхмәт, бүгенге бәйрәм бик ошады”, – дип сөйләде  Валентина Килячкова “Баулы-информ” хәбәрчесенә.
Бүләкләүләрдән соң, чара концерт белән дәвам итте. Тамашачылар үзешчән артистлар, иҗади коллективлар башкаруындагы җырларны бик яратып кабул иттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләр, физик мөмкинлекләре чикле булса да, тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешәләр, иҗат белән шөгыльләнәләр. Алар концертта да чыгыш ясадылар. Тамашачылар “Берёзка” инвалидлар тернәкләндерү үзәгенең “Өмет йолдызлары” инклюзив фольклор коллективы (җитәкчесе – Флүзә Хәйруллина) чыгышын аеруча яраттылар,  алкышларга күмделәр. 
Ә тумыштан күрмәүче җырчы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше Гөлүсә Шаһбан концерты нур өстенә нур булды. Казан кунагы татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды. Залда тамашачылар артык күп булмаса да, алкышларны бер дә жәлләмәделәр алар. “Баулы миңа икенче туган ягым кебек. Биредәге җитәкчеләр белән үзара хезмәттәшлек итүебезгә шактый еллар, зур рәхмәт чакыруларына. Якташларыгызның җырларын бүләк итәм сезгә”, – дип, Сәгыйть Әхмәтҗанов сүзләренә Ганс Сәйфуллин иҗат иткән “Баулым” җырын башкарды ул. 


Закир Шаһбан тамашачылар белән бер дулкында булып, аларның сорауларына җавап биреп, искиткеч яхшы концерт куйды.
“Безнең хөрмәткә оештырылган быелгы концерт аеруча шәп булды. тамашачылар да шулкадәрле позитивлар, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Ольга Лыкова. – Физик мөмкинлекләре чикле баулылар югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар, бүлкәләр тапшырдылар, рәхәтләнеп ял иттек. Ә инде Закир Шаһбан белән без күптәннән таныш. Ул бер конкурста жюрида булганда, безгә беренче урын биргән иде. Ә иҗатына килгәндә, ул елдан-ел яхшырак чыгыш ясый. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт”.
Закир Шаһбан Баулы сукырлар җәмгыяте белән элемтәгә керергә дә вәгъдә итте.  
Бу хакта тулырак – “Хезмәткә дан” газетасында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев