Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда яшәүче хезмәт ветераны олуг юбилеен билгеләп үтә

Шигырьләр язучы шәһәрдәшебез Нурулла Гайнетдиновка бүген 85 яшь тула. Быел ул үзенең хыялын тормышка ашырып, олуг юбилеена бүләк буларак, шигырь җыентыкларын нәшер иткән. Гомер бәйрәме уңаеннан, “85 яшь тула” шигырен иҗат иткән.

Хезмәт ветераны,  сугыш чоры баласы Нурулла Гайнетдинов Хәнсевәр авылында туып үсә. Озак еллар хәзерләүләр конторасында эшли, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Кулланучылар кооперациясе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ә ныклап торып иҗатка кереп китүенә авыр сынаулар йогынты ясый. Тормыш иптәше Рәхилә ханым белән 29 ел бергә гомер итеп бәхетле гомер кичереп, кызлары Гүзәлне үстергәндә, гаиләгә кайгы килә. Нурулла абыйның тормыш иптәше вафат була. Кызлары 7нче сыйныфта гына укый торган була. Нурулла абыйга әти дә, әни дә булырга туры килә. Кызы олы тормыш юлына чыгып, туган өеннән киткәч, берүзе кала ул. Менә шул чакларда ул тормыш иптәшенә булган хисләрен шигырь юлларына салып юана.

Ара-тирә язгалап торса да, шигырь язуга ныклап торып 2017 елларда керешеп китә ул. Моның сәбәбе бар, чөнки шигырь буш урында язылмый, ул – күңелдәге иң тирән хисләрне белдерү ысулы. Эш шунда: әтисенә ялгызы яшәү авыр булыр, яше дә бар дип, кызы (тормыш иптәше белән өч бала үстерә) үзләре янына Уфа шәһәренә күченергә тәкъдим итә. Аңа хәтта фатир да алалар. 

–“Әтигә күчеп китү авыр булыр дип, бик борчылдым, чөнки ул бар гомерен Баулыда яшәде – мин монда тудым, монда әнине җирләдек. Бөтен туганнары, дуслары, күршеләре – барысы да биредә, – ди кызы Гүзәл Гыйләҗева. – Аннары, әтинең борчылуын аңлап, аның өчен алган фатирны сатарга туры килде, һәм без әтигә: “Борчылма, мөстәкыйль рәвештә үзеңне-үзең карый алганчы яшәрсең”, – дип әйттек. Ул гүя җиңел сулап куйды һәм тагын да күбрәк шигырьләр яза башлады”.

Шуннан соң икенче сулышы ачыла Нурулла абыйның, кызы һәм оныклары яшәү дәрте, иҗатка этәргеч бирә аңа. Шигырьләрен гади дәфтәргә яза ул. Иҗат җимешләре шактый җыелгач (ә алар өч дистәгә якын дәфтәр), кызы һәм кияве тәкъдиме белән беренче җыентыгын нәшер итәргә була. Китап 167 битлек, аңа 10 дәфтәрдә язылган шигырьләре кертелгән. Алар тормыш иптәшенә, балаларына, әти-әнисенә, райондашларына, туганнарына, туган авылына багышланган.

Берничә айдан, калган шигырьләрен дә туплап, тагын бер китап бастырганнар. Нурулла абыйның җыентыклары – кызы, оныклары, туганнары өчен бәяләп бетергесез истәлек, ә үзенә юбилей бүләге, бүген аңа 85 яшь тула. Иҗат чишмәсе саекмасын, шигырьләре яшәү дәрте биреп торсын аңа.

 

85 яшь тула

Бәхеттән, шатлыктан

Күзләремә яшь тула.

Ходаема зур рәхмәт,

Бүген 85 була.

 

Яшь бара бит, олыгаябыз,

Килә 85 тулып.

Ничә яшьтә булсам да мин,

Йөрәк кала яшь булып.

 

Әллә ишек биегәйгән,

Көчкә мендем атлап тупсаны.

Тагы кемдер ишек шакый:

Килеп җиткән туксаны.

 

Әйдә, килсә, керсен инде,

Бу яшь соң кемгә кирәк?

Тагы биш ел көтәсе бар,

Түзәрме икән бу йөрәк?

 

Тормыш әйбәт, яшәү яхшы,

Яшимен алга карап.

Исәнлекләрем дә бетте,

Кайтмаслар инде кабат.

 

Кайтмаса да кайтмас инде,

Яшәлде бик күп еллар.

Шул күп еллар яшәгәндә

Үтелде бик күп юллар.

 

85 ел гомеремнең

Истә калган күбесе.

Яшь вакытта авыр үстек,

Йөрәктә көл-күмере.

Нурулла Гайнетдинов

Хәнсевәр – Баулы

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев