Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Ел укытучысы” бәйгесе бара

Баулының 6нчы мәктәбендә “Ел укытучысы-2022” Бөтенроссия бәйгесенең район этабын ачу тантанасы булды.

Конкурсны ачу тантанасына килгән кунакларны һәм конкурсантларны 6нчы мәктәп укучылары сәламләде. Алар укытучының көндәлек хезмәтен чагылдырган сәхнә күренешләре, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Баулы районы мәгариф бүлеге методисты Ольга Сәхипгәрәева әйтүенчә, “Ел укытучысы” конкурсының район этабында 24 педагог катнаша. Аларның һәрберсе берешәр дәрес һәм мастер-класс күрсәтә.  

Быелгы конкурсны татар теле укытучылары башлап җибәрде. 10 педагог ике көн дәвамында көч сынашачак.

6нчы мәктәптән Ләйлә Гафурова былтыргы бәйгенең район этабында башлангыч сыйныф укытучылары арасында өченче урын алган булган. Быел исә ул үзен татар теле укытучысы сыйфатында сынап карый.

“Мин бәйге кысаларында 2нче сыйныфта татар теле дәресе һәм мультфильмнарны тавышландыру буенча мастер-класс күрсәтәчәкмен”, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә яшь педагог.

8 һәм 9 декабрьдә исә башка предмет укытучылары дәресләр уздырачак. Шулай    ук “Педагогик дебют” номинациясе буенча да җиңүче билгеләнәчәк. Анда яшь педагоглар эше бәяләнә.

“Ел укытучысы”ның район этабы җиңүчеләре 9 декабрьдә билгеле булачак. Алар конкурсның төбәк этабында Баулы данын яклап чыгыш ясаячак.

 “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ