Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда бал-маскарад була

Бүген, 19 декабрьдә, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында “Кышкы бизәкләр” бал-маскарады үткәрелә.

Мәдәният йортының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителгәнчә, катнашучылар һәм кичә кунаклары бу көнне, классик бал мохитенә чумып, яшь биючеләрнең һәм профессиональ музыкантларның чыгышларын карап хозурлана алачак.

Программага узган гасырлар музыкасы һәм биюләре, иң яхшы карнавал маскасы конкурсы, бал патшасы һәм патшабикәсен сайлау кертелгән.

Бу көнне дресс-код гамәлдә була: һәркем – маскалар, егетләр – костюмнар, кызлар озын күлмәкләр киеп килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев